Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовның иң популяр хитларының берсе «Сине көтәм» җырын яңарткан.
Дусларым, «Сине көтәм» җыры хитлы сезонга керергә лаеклымы? Ничек уйлыйсыз? 2000 елда Казанга килдем, мине беркем белмәгән вакыт. Әлфис абый Кыямов мине үзенең концертларында икенче җырчы итеп җырларга чакырган иде. Шул вакыттан күңел түремә кереп калган җыр бу. Әлфис абыйның якты истәлегенә булсын. Чыгарыйкмы бу җырны? – дип сорый ул язылучыларыннан.
Гүзәлнең тыңлаучылары әлеге җырны яңа яңгырашта бик җылы кабул иткәннәр. «Минем әти-әниемнең иң яраткан җыры иде бу», «Әниләрнең кассетада кат-кат әйләндереп тыңлаганнары исемдә», «Сезнең җырлаганны тыңлаганда каз тәннәре чыга. Иске җыр булсынмы, яңамы, мөһим түгел. Җанга бәлзәм, рәхмәт, Гүзәл», – дип язалар. Берничә тыңлаучысы җырчыдан Әлфис Кыямов белән башкарган дуэтын куюны да сораганнар.
Әтисенең җырын яңадан ишетү Әлфис Кыямовның кызы Айгөлнең дә күңел кылларын кузгалткан. «Гастрольләрдә әти белән бергә йөргән идек. Күңелем тулды, бик матур килеп чыккан. Әти белән сез җырлаган дуэт «Юлдагылар җыры» дип атала», – дип комментарий калдырган ул.