Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова, акчалата бүләк тапшыру өчен, үзенең иҗатын яратучы комбайнчыны эзли

news_top_970_100
Гүзәл Уразова, акчалата бүләк тапшыру өчен, үзенең иҗатын яратучы комбайнчыны эзли
социаль челтәрләр

Гүзәл Уразова үзенең иҗатын үлеп яратучы комбайнчыны эзли. Җырчыга бик күңелле бер видео төшереп җибәргәннәр. Анда бер төркем комбайнчылар, Гүзәл Уразова җырларын тыңлап, эшкә чыгарга әзерләнә. Кайсы район, хуҗалык комбайнчылары икәнлеге билгеле түгел, әмма егетләрнең барысы да Гүзәл Уразова җырларына гашыйк. Араларыннан берсе, хәтта, җырчының концертлар афишасын комбайны тәрәзәсенә ябыштырып куйган..

«Эшкә әзерләнәбез! Менә иң алдынгы комбайнчы Марат Искәндәрович! Ул – Гүзәл Уразованың иң тугры тыңлаучысы», – дип сөйли видеоны төшерүче.

Видеоны социаль челтәрләргә куеп: «Бүген кәефемне күтәрделәр. Сабан туе уңаеннан, комбайнчы Марат абыйга үземнән махсус акчалата бүләк тапшырасым килә. Бу видеоның авторы минем белән элемтәгә чыкса иде», – дип, язган, телефон номерын да калдырган Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100