Гүзәл Уразова «Ак розалар» җырын яңарткан.
«Яратсаң, нинди чәчәк бүләк итәсең? Әлбәттә! Ак розалар! Ну, яки кызыл инде. Аклары барыбер шәбрәк ич? Сез көттегез, мин, барлык күңелемне биреп, бу җырымны яңарттым. Рәхәтләнеп тыңлагыз», – дип тәкъдим итә җырчы иҗат җимешен социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Тамашачылар яңартылган җырны күпсанлы смайликлар белән хуплап алган.