news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «21 ел мин шушы кешегә «түзәм»

news_top
Гүзәл Уразова: «21 ел мин шушы кешегә «түзәм»
социаль челтәрләр

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның гаилә булып яши башлаганнарына 21 ел узган.

«Күп тә түгел, 21 ел мин шушы кешегә «түзәм». 2003 елның 6 августы – безнең туй көне.

Түзәм, сөям, ансыз бер көн дә яши алмыйм. Ул минем һавама әйләнде. Еллар әкрен генә узган саен бер-береңне ныграк яратасың һәм түзәсең икән. Рәхмәт бүләгең өчен, кояшым», – дип яза Гүзәл үзенең Телеграм-каналында.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов хәзерге вакытта балалары белән Төркиядә ял итәләр. Туй көнен исә пар, онытылмаслык итеп, Каппадокиядә билгеләп үтәргә булган. Алар таң атканда һава шарында 1 чакрым биеклеккә күтәрелеп, тирә-яктагы матурлыкка хозурланганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар