Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова 20 ел сәхнәдә: «Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова 20 ел сәхнәдә: «Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанның «УНИКС» концертлар залында «20 ел сәхнәдә» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Аның белән бер сәхнәдә ире, Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов һәм кызы Эллари да чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, Илдар Хәкимов кызы Эллари белән тамашачыларны «Әти, кызым» җыры белән сөендерде.

Халык мәхәббәтен җырчы «Тимәсен тик күзләрем» җыры аша яулап алды. Җырчыны татарлар гына түгел, бөтен төрки телле халыклар тыңлый. Юбилей концертында тамашачылар заманча мультимедиа декорацияләрне күрә алды, профессиональ тере тавышны ишетте, якты образларны күрде һәм 20 ел эчендә башкарылган җырларны тыңлады.

– Бик күп көч салынган 20 еллык юбилей концертлары башланып китте. Нәрсә булса да, без монда. Без сезнең белән. Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек. Монда безнең туган җиребез. Үзебезнең хезмәтебезне монда куячакбыз. Алда биш көн УНИКС, тамашачылар соравы буенча беренче ноябрьдә өстәмә концерт алдык. Җиңел чакта да без бергә! – дигән Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдәге аккаунтында.

«Концерт бик ошады, алга таба да сезгә һәм якыннарыгызга иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез», «шәп булды», «рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт бик зур. Тавышыгыз бигрәк моңлы. Исән-сау булыгыз, Гүзәл!», «молодцы», «концерт залы шыгрым тулы», – диләр тамашачылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100