Гүзәл Төхвәтова: «Бүгенге яшьләр өчен Тукай – блогер, менеджер һәм маркетолог»
ТР Милли музеенда Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына ачык лекция үткәрде. Лекциядә яңгыраган кызыклы мәгълүматны сезгә дә җиткерәбез.
«Габдулла Тукайның авыр, хәсрәтле балачагы турында һәркем белә. Бәләкәй Апуш хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.
Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин озакламый ул дә вафат була. Габдулланың үги атасы аны әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә, ятимлекне, ачлыкны татый.
Бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан чыгып, бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай малайны үзләренә алалар. Тукай өчен бу исә – бишенче оя була. Бәләкәй Габдулла бу гаиләдә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала. Әти-әнисе авырып китә һәм аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.
Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Ул анда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый…»
Чара Тукай турындагы әлеге мәгълүматларны җиткергән видеоны караудан башланып китте. Ә аннары Гүзәл Төхвәтова Тукайның иҗаты, эшчәнлеге, холык үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бүгенге яшьләр өчен Тукай – блогер, менеджер һәм маркетолог та, чөнки ул XX гасыр башында яшәп, ул вакытка хас актуаль темаларга язган. Шигырьләрен тиз арада бастырган һәм халыкка тараткан. Иҗатының дәрәҗәсен аңлаган, шигырьләре өчен акча да сорый белгән, - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Габдулла Тукай үзенең шигырьләренә яхшы реклама да ясый белгән
Гүзәл ханым сүзләренчә, Тукай 19 яшендә иҗат итә башлый. Әз генә вакыт аралыгында таныла, үз укучыларын таба. Әсәрләрен язганда, ул рус әдәбияты классиклары Пушкин, Лермонтов, Крылов кебек бөек шәхесләрдән үрнәк һәм илһам ала. 1907-1908 елларда Габдулла Тукай балалар өчен әсәрләр яза башлый. «Шүрәле» поэмасын ул Пушкин һәм Лермонтовның иҗат алымнарын кулланып иҗат итә, шуның белән татар әдәбиятында лаеклы урын ала.
Габдулла Тукайның 1908 елда балалар өчен «Юаныч», «Алтын Әтәч» китапларын бастыруы, алар өчен китап нәшриятыннан 25әр сум гонорар алуы да әйтелеп китте. Шунысы кызык, Тукай бу китапларны 5 мең данә тираж белән бастыра. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу гаҗәеп зур цифрлар. Хәзер андый тираж белән бастырыла торган китаплар бармы икән?!
Басылып чыккан китабында Габдулла Тукай иллюстрацияләр дә куллана. Рәсемле китап, рәсемсезгә караганда кыйммәтрәк бәядән сатыла.
Шигырьләренә иллюстрация ясарга сорап, рәссамга мөрәҗәгать иткәч, шагыйрь белән кызганыч хәл була. Тукай Зверев фамилияле рәссамнан «Безнең гаилә» шигыренә рәсем ясарга сорый. Рәссам хәйләкәр булып чыга. Ул рус хрестоматиясеннән башка рәссамның идеясен ала, анда сурәтләнгән кешеләргә татар милли киемнәрен ясый да, Тукайга шулай итеп тапшыра. Шагыйрьнең моңа бик ачуы килә. Ул аңа «Ярар, кешеләрен идәнгә тезеп утырткан инде. Әмма шигырьнең төп герое булган песине кечкенә генә итеп, ә кулына чәшкә тоткан бабайны самовар кадәр зур ясамаса да була иде», – дигән җавап кайтара, – диде Гүзәл Төхвәтова.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Габдулла Тукай үзенең шигырьләренә яхшы реклама да ясый белгән икән. Телефон кенәгәсен алып, теләсә нинди номерга шалтыратып, үзенең шигырьләрен укыган. Басылып чыккан китаплары артына бәясен, һәм башка китапларының исемен, бәясен күрсәтә торган булган.
«Минем әбине Тукай бик яраткан»
Гүзәл Төхвәтова билгеләп үткәнчә, 1911 елда Тукайның сурәте төшкән, шигыре басылган дәфтәрләр чыга башлый. Ә мәдрәсәдә яхшы укыган шәкертләргә Исмәгыйл Гаспралы, Әхмәтһади Максуди, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал фотолары төшерелгән таныклыклар тапшырганнар. Тукай фотосурәте төшерелгән открыткалар да булган. Алар белән бәйле кызык вакыйганы да сөйләп китте Гүзәл ханым.
Тукай музеенда эшли башлаган чагымда бер абый экскурсиягә килде. «Минем әбине Тукай бик яраткан», – диде бу миңа. Мин аптырап калдым, бәлки, киресенчәдер, дип уйлап куйдым. Бактың исә, аның әбисенең сандыгында Тукай фотосы төшерелгән открыткалар күп булган, ул аларны шагыйрь үзе җибәргән, дип уйлаган икән, – диде ул елмаеп.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Тукайның соңгы китабы 1912 елның 30 декабрендә чыга. Шагыйрь үләргә берничә ай калган булса да, бу «Дан азыклары» китабына «соңгы китап» дип язалар.
Лекциядә Габдулла Тукайның үлеменнән соң, аның сурәте төшерелгән тышлык белән төрле конфетлар чыга башлавы, аның берсен ТР милли фондына Мөхәммәд Мәһдиев тапшыруы, икенчесе – «Тукаеевская конфета» Алексеевск районы музеенда саклануы турында да әйтелде. Конфет кына да түгел, бөек шагыйрьгә атап, «Тукаев сабыны» да сатуга чыккан булган икән.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Гүзәл Төхвәтова Тукайның васыяте турында да сөйләп китте. Аның сүзләренчә, бу – «Габдулла Тукайның мәҗмугаи әсәре» (1914). Хастаханәдә авырып ятканда, шагыйрь иң әйбәт шигырьләрен сайлап калдыра. «Халкыма калдырырга теләгән шигырьләремне шушында туплыйм», – дигән ул. Бу китап Тукай үлгәч бастырыла.
Шулай ук, Гүзәл ханым шагыйрьнең үлеменнән соң аның турында мәгълүматлар, кулъязмалар туплануын әйтте. Аның сүзләренчә, фотографлар Тукай яшәгән, аның белән бәйле булган биналарны фотога төшергән, һәм аларны шагыйрьгә багышланып язылган җыентыкка урнаштырганнар.
Лекция бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Ә ахырдан Тукай музее турында видеоролик күрсәтелде. Бөек шагыйребез турында кызыклы мәгълүматларны җиткергән Гүзәл Төхвәтовага зур рәхмәт!