news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Сәгыйтованың балачакта чәлперәмә килгән иң зур хыялы чынга ашкан

news_top
Гүзәл Сәгыйтованың балачакта чәлперәмә килгән иң зур хыялы чынга ашкан
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә балачакта чәлперәмә килгән хыялының хәзер чынга ашуы турында язган. Шулай ук балачактагы фотосын да куйган.

«Балачакта мин сеңелкәш турында хыялландым. Өйгә кызлар алып кайтканым һәм үзем аларга кунакка соранып барганым истә. Без гаиләдә икәү (абыем бар) булуга карамастан, минем кемдер өчен җаваплы буласым килде, якын дус кызым булуын тели идем.

Ниһаять, миңа 6 яшь тулыр алдыннан, минем хыялым чынга ашарга тиеш иде, әни сеңелкәш артыннан китте. Әмма… Миңа кызлар беткән, малай алып кайтулары турында хәбәр итәләр. Бу минем тормышымда иң зур өмет өзелү иде – мин ярты көн еладым. Дөнья гаделсез, барысы да җимерелгән кебек тоелды. Ә бу малай өйгә кайткач, мин күңелем булудан еладым. Ул – минем туган көнемә иң зур бүләк иде.

Мин барысын да хәтерлим: аның беренче адымын, аның шаянлыгын, аның дусларын, аның яшүсмер вакытын, аның җитди ир-ат булуын, яраткан эшен булдыруын, ә менә хәзер – шәхси тормышында бәхетен табуын! Ә минем хыялымдагы сеңелкәшем барлыкка килде», – дип язган ул, энекәшенең никахы турында хәбәр итеп.

Фото: © Гүзәл Сәгыйтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар