news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Мортазинаны Казан мэрының ярдәмчесе итеп билгеләделәр

news_top

Гүзәл Мортазина Казан мэрының яңа ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшинга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Аңа секретариатның эшен төгәл оештыру бурычы йөкләнәчәк. Бу документлар әйләнеше белән бәйле оештыру мәсьәләләрен вакытында һәм сыйфатлы хәл итүне, шулай ук барлык бүлекчәләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлатты мэр.

«Югары юридик белеме бар. Элегрәк Казан мэриясенең торак сәясәте идарәсендә эшләде. Калган хезмәт эшчәнлеге юридик хезмәт белән бәйле булды», — дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар