news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Кәрәмиева: «Кипиш» дип кушамат тактылар»

news_top

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры, якын дусты Гүзәл Кәрәмиева «Сер итеп» тапшыруында үзенең җиңел булмаган характеры турында сөйләгән.

«Син кызсаң, янәшәңдә йөрмәскәме?» – дип сорый аннан алып баручы Роза Хәйруллина.

«Кызсам, бер ун минут минем кырыема килергә ярамый. Үзем мин тиз – ун минутта суынам», – ди ул.

«Ә ачуыңны нәрсә чыгара?» – дип тә кызыксына ул.

«Мине кыздырмас өчен эшне вакытында эшләү кирәк. Кешегә эш куштың, ул «ярар» ди, ләкин оныта. Ә мин башымда ул эш эшләнгән дип уйлыйм. Ярты сәгатьтән киләм – эш әле эшләнмәгән. Андый әйберне яратмыйм. Төгәл булырга кирәк. Моны хәзер төркемебездә аңлыйлар инде, Аллаһка шөкер. Шуңа «Кипиш» дип кушамат та тактылар инде миңа», – дип көлгән концерт директоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар