Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Карамиева киләсе сезон концертлары турында: «Тамашачы да җыелыр, ләкин Илсөя...»

news_top_970_100
Гүзәл Карамиева киләсе сезон концертлары турында: «Тамашачы да җыелыр, ләкин Илсөя...»
Гүзәл Карамиеваның шәхси архивыннан

Унбер көн дәвамында «Уникс» сәхнәсендә Илсөя Бәдретдинова концертлары узды. Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева тамашадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашкан, киләсе юбилей концертлары турында да сүз кузгаткан.

«Казан!!! Унбер көн!!! Чынлап та, кем уйлаган гап-гади авыл кызы шуның хәтле тамашачы җыеп, күзенә каратып тотар дип. Тамашачының сәхнәдән Илсөяне җибәрәсе килмәве, ирексездән күзләргә яшь китерә, тамак төбенә төер утыра... Бу халәт әле бик озакка барачак... Әйтәсе килә, бу халәт артында күпме йокысыз төннәр, тырышлык. «Ял ит, Илсөя», – дигән сүзгә Илсөянең җавабы: «Миңа бүген кирәк, Гүзәл», – дигән сүзне ишетәм. Иртәгә эшләрмен әле, сүзен Илсөядән мәңге ишетмәссең. Илсөя, син зур хәрефтән маладис! Син сәхнә өчен яратылган бала, син халыкчан, гади, син чын, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Синең сөйләм телеңә, креатив булуыңа, сәхнә киемнәреңнең эскизларына кадәр үзең ясап утыруыңа таң калам мин.

Егерме еллык юбилей концертын «Татнефть Арена»да үткәрегез, дип күпләрегез әйтә. Әлбәттә, мөмкин анда уздырырга. Оештыручыларның да тәкъдимнәре күп булды. Тамашачыларыбыз да җыелыр, ләкин Илсөянең җавабы шулайрак: «Миңа тамашачының күзен күрергә кирәк, алар белән бер дулкында булырга кирәк, аренада бу мөмкин түгел диде. Шуңа күрә, безнең өчен иң уңай зал ул әлегә «Уникс» концертлар залы...» – дип язган Гүзәл ханым социаль челтәрдә.

«Бу уңышта синең дә өлешең зур. Булсын иде әле безгә дә эшенә шулай җитди караган берәр «Аликовна». Юк шул, юк бүтән андый! Һәрвакыт шулай бер йодрык булыгыз...» – дип комментарий калдырган җырчы Алмаз Мирзаянов.

«Сез үзегез дә нәкъ шундый, Илсөя сыман. Чын дус һәм хезмәттәш»,

«Күз тимәсен, сезнең кебек төркем бүтән юк!»

«Ел саен йөрибез Илсөя Ядкарь кызына. Елдан-ел сокландыра. Үзен фәрештә дип уйламаса да, аның бик күп фәрештәләре бар: әти-әнисе, әбисе, Илфак абый, Лилия апасы...»

«Мин Илсөяне матур дим.. Монда аның йөз-кыяфәтен генә күз алдында тотмыйм... Аның бар гамәле дә матур: күңеле, уйлары, кешегә мөнәсәбәте, дөньяга карашы матур. Сөйләгән сүзләре, җырлары, сәхнә бизәлеше, төркеме матур!» – дип язган җырчының тугры тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100