Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисова-Баһ туганына ярдәм итүләрен сорый

news_top_970_100
Гүзәл Идрисова-Баһ туганына ярдәм итүләрен сорый
Фото социаль челтәрдән

Җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ социаль челтәрдәге сәхифәсендә кече туганы Сөмбелгә ярдәм итүләрен сорый.

«Сөмбел туганыма ярдәм кирәк. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән кирәкле сумманың яртысы җыелган инде. Әйдәгез, Сөмбелгә әти-әнисенең тавышын ишетергә ярдәм итик. Ярдәм итү өчен Сөмбелнең әтисе Рушанның телефоны – +7 986 918 41 77, әнисе Зәлия Юнысова – +7 919 692 00 89», – дип язган җырчы.

Шулай ук Гүзәл Идрисова «Эфир» телеканалында чыккан сюжетны да куйган. «Сөмбелгә май анда 2 яшь була. Карап торышка ул сәламәт, бәхетле бала кебек. Тик баланың муенына махсус трубка куелган. Ул – трахеостома, бала аннан башка сулый алмый диярлек. Әнисенә трубканы көненә 30-50 тапкыр чистартырга туры килә. Шул ук вакытта Сөөмбелнең 5 яшьлек апасына да игътибар кирәк, ул балалар бакчасына йөрми, чөнки ярамый. Гаиләнең иң нәни әгъзасы гади генә вирусны да авыр кичерә. Сөмбел трубка аркасында сөйләшә дә алмый, хәзер ишетми дә башлаган. Аларга Мәскәүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр. Операциянең бәясе – 2 млн сум. Гаиләдә бары тик әти кеше генә эшли», – дип сөйли журналист.

«Нәрсәдән икәнен дә белмәдек, генетиканы да тикшерттек, анда барысы да яхшы. Салкын тигәннән, дип әйтәләр», – дип сөйләде нәни Сөмбелнең әнисе Зәлия Юнысова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100