news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисова-Баһ Резедә Шәрәфиевага һәм Зөлфия Шакировага пародия ясап күрсәтте

news_top
Гүзәл Идрисова-Баһ Резедә Шәрәфиевага һәм Зөлфия Шакировага пародия ясап күрсәтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ хезмәттәшләренә пародия ясый белә икән. Бу хакта ул «Сер итеп» тапшыруында белдерде. Ул Резедә Шәрәфиева булып җырлап, ә Зөлфия Шакирова кебек сөйләшеп тә күрсәтте.

«Кемне хөрмәт итәм, яратам, шуларга пародия ясыйм. Күп еллар Гөлдания Хәйруллина белән эшләдем, аңа ясый алам. Мин Резедә Шәрәфиеваның кыяфәтләренә мөкиббән, мәрхүмә Хәния апаны килештерәм. Зөлфия апа Шакировага пародия ясый алам. Илназ да пародияләрне шәп ясый. Рөстәм Закиров төркемендә эшләдек. Илназ, репетициягә ул килгәнче, бөтен репертуарны аның кебек җырлап чыга иде», – дип сөйләде ул.

«Үзләренә күрсәткәнең бармы?» – дип сораганга: «Юк, мин оялам», – дип җавап бирде Гүзәл Идрисова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар