news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл һәм Илназ Бахларның улы Камилнең концерты була

news_top
Гүзәл һәм Илназ Бахларның улы Камилнең концерты була
Гүзәл Бах архивыннан

Иҗади гаилә Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бахларның улы Камил Баһавиев үзенең концертын куя. Бу хакта «Интертат»ка Гүзәл Идрисова хәбәр итте.

«Камил улыбызны тәүге концертын без моннан 2 ел элек уздырган идек инде. Быел менә тагын бер тапкыр кабатларга булдык. Концертлар үзеңне музыкант буларак тонуста тотарга, яңа программа әзерләргә этәргеч бирә. Өстәвенә, узган ел Камил өчен бик нәтиҗәле булды. Ул 2023 елда Казан мэры стипендиаты, шулай ук Денис Мацуев исемендәге «Новые имена» фонды стипендиаты булды.

Бушлай концерт 1 сәгатькә исәпләнгән. Камил оркестр белән дә, ансамбль һәм энесе белән дә чыгыш ясый. Эстрада көйләрен дә, классик җырларны да уйнаячак. Ахырдан гаилә белән дә чыгыш ясаячакбыз. Барыгызны да көтеп калабыз, килегез», – диде Гүзәл.

Концерт иртәгә, ягъни 22 май көнне, 149нчы лицейның актлар залында була, 17.00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар