Иҗади гаилә Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның «Якын кешем» дигән яңа җыры чыкты. Җырның сүзләрен һәм көен дә Илназ үзе иҗат иткән.
«Очып киләм синең яннарыңа,
Чәчәккә кунгандай күбәләк.
Үбим әле, үбим битләреңнән,
Чык тамчысы булып иркәләп.
Минем өчен җылы ялкын син,
Минем өчен сүнмәс ялкын.
Тормышымның иң матур бизәге,
Язмышымның олы бүләге...»