news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл һәм Илназ Баһ: «Шатлыклы хәбәребез белән бүлешәсе килә»

news_top
Гүзәл һәм Илназ Баһ: «Шатлыклы хәбәребез белән бүлешәсе килә»
Фото: Гүзәл Баһның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гүзәл һәм Илназ Баһлар гаиләсе социаль челтәрләрдә сөенечләре белән уртаклашты.

«Яна ел алдыннан шундый шатлыклы хәбәребез белән бүлешәсе килә.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев безгә, иң иҗади гаилә буларак, гармуннар бүләк итте.

Безнең иҗатыбызга күрcәткән игътибар өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт. Бу – Камил өчен аеруча сөенечле вакыйга. Канатландыра, үсәргә этәргеч бирә торган бүләк!» – дип язган Гүзәл бу хакта шәхси сәхифәсендә.

«Булдырасыз, бик уңган гаилә. Балаларыгыз, сөбханаллаһ, күз тимәсен. Алга таба да көтмәгән җирдән Аллаһы Тәгаләбез үзенең бүләкләрен җибәреп торсын», – дип яза, соклану белдереп, гаиләнең дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар