Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Гарәфиеваның әтисе вафат:«Концерт вакытында ук кәефе булмаган. Миңа белдертмәделәр»

news_top_970_100
Гүзәл Гарәфиеваның әтисе вафат:«Концерт вакытында ук кәефе булмаган. Миңа белдертмәделәр»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Гарәфиева күптән түгел генә үзенең беренче «сольный» концертын үткәргән иде. Җырчы бу вакыйганы дулкынланып көтеп алуы турында язды. Бәла аяк астында ята, дигәндәй, концерттан соң берничә көн үткәч, җырчының кинәт кенә әтисе вафат булуы турында билгеле булды. Гүзәл Гарәфиева бу турыда социаль челтәрдә язган.

– Менә бүген өчесе дә узып китте… Концерт вакытында ук әтиемнең кәефе булмаган… Миңа белдертмәделәр. Әтием җаныем күптән авырый иде, ләкин ул безгә авырлык китермәде, гел түзә иде, гел бертуктамый эшли иде!
Яшим дип яшәде, без дип тырышты. Шундый игелекле кеше иде бит ул.

Әтием, тыныч йокла. Без әле дә ышанмыйбыз. Чиста-саф кеше идең син! Яратам сине! – дип язган Гүзәл Гарәфиева.

«Авыр туфрагы җиңел булсын, кабере якты, киң булсын. Урыны оҗмахта булсын», – дип язган җырчы Алсу Хәбибуллина.

«Тәүге концертыңда синең өчен шатланып, горурланып утырды. Күреп, кызым теләгән хыялына иреште, дип, тыныч күңел белән киткәндер. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Иртәрәк шул»; «Бик авыр кичерешләр! Гүзәл, кайгыңны уртаклашам. Дусларың, якыннарың янәшәңдә! Көчле бул! Әтиеңнең урыны оҗмахта булсын»; «Фәнис абыйның рухы шат булсын, җаны тыныч булсын. Якыннарыңа Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен бу югалтуны түзәргә», – дип язганнар, теләктәшлек белдереп.

Җырчы концерт вакытында әтисе белән бергә җырлаган видеосын да урнаштырган:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100