Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Гарәфиева Чулпан Мортазинаның «Пар канатым» җырын яңартып башкара – видео

news_top_970_100
Гүзәл Гарәфиева Чулпан Мортазинаның «Пар канатым» җырын яңартып башкара – видео
Абдул Фархан

Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы Фирзәр Мортазин кызы Чулпан Мортазина репертуарындагы «Пар канатым» җырын яшь җырчы Гүзәл Гарәфиевага тәкъдим иткән. Шунысы кызык – Гүзәлнең тавышы Чулпан Мортазина тавышына охшаш. Шулай итеп, Гүзәл җырга яңа сулыш өргән.

– Рәхмәт бик зур, Фирзәр абый Мортазинга, миңа шушы җырны ышанып тапшырганы өчен! Яшь чактан яратып тыңладым бу җырны, һәм кем уйлаган бит, мин үзем җырлап чыгарырмын, дип! Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт, яхшы кешеләр очраганына юлымда, – дип язган «ВКонтакте» сәхифәсендә Гүзәл Гарәфиева.

Җырның көен Фирзәр Мортазин, сүзләрен Наил Галимов иҗат иткән. Җырны эшкәртүче – Илдар Ногманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100