Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны таныштырган автобус, кавыштырган сумка маҗарасы...

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны таныштырган автобус, кавыштырган сумка маҗарасы...
"Менә шушы автобус инде, фотосы да сакланган", - ди Гүзәл

Җырчы моннан шактый еллар элек булачак тормыш иптәше, ягъни без белгән Илдар Хәкимов белән танышу тарихын кызык итеп социаль челтәрләрдә язган.

«Без Илдар белән беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә күрештек. Танышуның икенче көнендә автобуска утырып гастрольләргә чыгып киттек. Автобуска кергәч, Илдар утыруын күрдем, аның артында Миңнегали Дәүләтбаев, аннары Лилия... Мин кергәч тә Миңнегали: «Гүзәл, давай, сюда садись», – дип мине үз янына дәшә башлады. Минем Илдар янына утырасым килә иде. Әмма Илдар миңа: «Әйдә, минем янга утыр», – димәде.

Бик әйдәләгәч, мин Миңнегали янына утырырга булдым инде... Барабыз шулай әкрен генә. Карыйм – Илдар каршындагы пыяладан гел мине күзәтеп бара. Мин дә үзем Миңнегали белән сөйләшәм, үзем аңа карыйм. Шул вакытта минем башка өске шүрлектән сумка килеп төште! Мин шунда сикереп тордым да... Миңнегалигә: «Ну разве так можно?» – дидем. Миңнегали башта сүзсез калды, аннары: «Бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел», – ди. Аннары Илдар торды да: «Ой, гафу итегез, бу минем сумка бит», – ди. Алдагы рәт өстендәге киштәдә шоферның әйберләре булганга, Илдар сумкасын артка куйган булган. Минем, беренчедән, ачу да килә, икенчедән, аңа нык итеп ачуланасы да килми. Шуннан бик нык баш авырткан кыяфәт чыгарып: «Сез миңа «сотрясение» ясадыгыз», – дидем...

Хәер, Илдар миңа «сотрясение»не Камал театрында Салават Зәки улының концертында ук ясаган иде инде. Ул сәхнәгә килеп чыккач, миңа каз тәннәре чыккан иде. Хәтерлим, иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып, «Исләреңә төшәрмен бер» дигән җырын җырлады. Әһә, мин әйтәм... Бу егет минеке булмаса-а-а, дип аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым.

 Автобуска әйләнеп кайтыйк инде. Мин башымны тотып торган арада Илдар: «Әйдәгез, миндә баш даруы да бар, хәзер мин сезне дәвалыйм», – дип үзе янына күчереп утыртты. Хәйләкәр инде үзе. Хәзер миңа сөйли бит әле ул аны: «Мин сине ничек итеп үз яныма күчереп утыртырга белми уйланып килә идем, сумка – молодец, ярдәм итте», – ди. Шулай итеп Чаллыдан Ижауга барганчы без юл буе сөйләшеп килдек. Кунакханәгә килгәч...» – дип сүзен төгәлләми генә интрига ясаган Гүзәл.

Билгеле инде, җырчының виртуаль дуслары нәрсәләр булып бетте икән дип кызыксынган. «Иң кызык урында туктамагыз инде, языгыз!», «Дәвамын көтәбез, Гүзәл», «Яратам да инде шундый чынлыкка корылган хикәятләрне, бигрәк тә билгеле кешеләр турында да булса», – дип язганнар алар.

«Шундый матур танышкансыз икән. Бер-берегезгә булган мәхәббәтегезне саклагыз», «Бик кызыклы танышу булган», «Язмыш! Сумканы фәрештәләрегез бәреп төшергәндер», «Шәп егетне эләктереп алгансың!», «Гүзәл, ул сумканы чыгарып ташламадыгызмы? Ул бит серле бәхет сумкасы...» – дип бик кызыклы комментарийлар калдырганнар.

Берәү Гүзәл белән Илдарның теге автобус янында бер-берсенә елышып төшкән сурәтенә карап: «Бәй, «сразу» кочаклашып фотога төшкәннәр! Вәт ичмасам беренче караштан ук мәхәббәт булган бу...» – дигән.

Аңа җавап итеп Гүзәл: «Бу инде Перьмда төшкән фото, беренче көнне кочаклашмаган идек әле», – дип көлә-көлә акланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100