Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «Син» җырына төшерелгән яңа клибы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша. Җырның авторлары турында хәбәр ителми.
«Күпме еллар үтсә дә, гомер йомгагын сүтсә дә,
Сине оныта алмадым.
Салкын таш күңелеңә, бикләнгән йөрәгеңә
Юллар таба алмадым.
Сагышларда яндырган, мине канатландырган
Син бит ул, син үзең.
Язмышымда адаштырган, төн йокысыз калдырган
Син бит ул, син үзең…
Син, син, син…»
Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар җырны һәм клипны ошаткан, шулай ук «клип хисләндермәде» дип язучы да бар.