
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Гыйльман Идрисов язган, ә көен Рим Хәсәнов иҗат иткән.
«Кояш калка да бата, тулган ай бата –
Ник кавышмыйлар алар офыкта?
Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?
Көннәр дә төннәр арада ята...»