Гүзәл Әхмәтова «Соңгы очрашу» җырының премьерасын игълан итте. Җырның авторы – Рөстәм Гыйззәтуллин. Җырчы бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яза.
«Соңгы тапкыр синең белән бүген
Без икәү бергә.
Үткән мәхәббәт онытылыр ул,
Хәтер мәңгегә.
Сөюебез матур чәчәк атты,
Күмелеп назга.
Саф хисләрнең йөрәк җылысына,
Рәхмәтле сиңа...»