Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Әхмәтова Марат Шәйбәков белән мөнәсәбәтләре турында: «Һәр ир тынычрак хатын эзли»

news_top_970_100
Гүзәл Әхмәтова Марат Шәйбәков белән мөнәсәбәтләре турында: «Һәр ир тынычрак хатын эзли»
Фото: Видеодан скриншот

Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында кунак булды һәм үзенә әзерләнгән сорауларга җавап бирде.

Ни өчен Марат Шәйбәков белән тормыш кора алмадыгыз?

– Бергә эшләдек. Марат белән Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларда да эшләдек. Без аның белән 4 елга якын дуслашып йөрдек. Нигә тормыш кормадык? Мин кияүгә чыгарга куркам бит. Шушы.

Маратта ул теләк бар идеме?

– Булгандыр инде ул. «Синең холкың ай-һай», – дип әйтә иде. Миңа калса, һәрбер ир-ат тынычрак хатын эзли. Артист кеше өчен сине җылы аш белән каршы алган хатын кирәктер. Бүген күпчелек парлы җырчылар бергә йөрергә тырыша. Ул вакытта андый нәрсә юк иде. Башка тәрбия, башка уй. Икәү гастрольдә йөрсәк, балалар нишләп бетәр… Шуны да истә тотып, ул да бу мәсьәләгә йомшаграк карагандыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100