«Гуманитар ярдәм илткәндә киявем белән очрашкансың»: Тямаевка хәрби туганы рәхмәт әйтә

Фирдүс Тямаевның Әлмәттә узган концертында күеңлгә тия торган бер мизгел булган. Бер ханым, сәхнәгә менеп, хәрбиләргә ярдәм итеп торганы өчен, артистка рәхмәт сүзләре әйтә. Фирдүс Тямаев, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илткән вакытта, аның кияве белән очрашкан булган.
Фирдүс, сиңа мең-мең рәхмәт! Син шундый олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел. Сиңа тазалык, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Балаларын тәүфыйклы, бәхетле, акыллы булсын. Син безнең батыр егетләребезгә ярдәм итеп торасың. Шундый олы ярдәм күрсәтәсең, «гуанитарка» белән барасың. Олы рәхмәт сиңа чын йөрәктән.
Гуманитар ярдәм белән бер баргач, син минем кияү белән очрашкансың. Танышкансыз, сөйләшкәнсез. Сөйләшеп киткәч, кияү: «Тещам сезнең концертларны калдырмый», – дигәндер инде. Син аңа флешка җибәргәнсең, – дип, сумкасыннан флешка чыгара. – Минем юбилейга туры килде. Киявем сине «супер ир-ат» диде. Бик зур рәхмәт. Залларың тулып торсын, һәрвакыт киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Яратабыз, – дип сөйли ул.
Фирдүс Тямаев үзе дә кем турында сүз барганны аңлап ала «26 апрель. Егошинн...» – дип әйтеп бетерергә өлгерми: «Егошин Антон. Сиңа аларның барысыннан да сәлам», – дип тәгаенли ханым.
«Дөнья түгәрәк икән. Егетләр, сәламнәрегезне алдым», – дип язган артист.