Арчадан 2 хатын-кыз Донбасска барган: «Төрле сүзләр ишетергә туры килә, шуңа бардык»
Арча районы Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип, гуманитар ярдәм җыялар. Күптән түгел генә алар хәрби операция зонасыннан кайтты. Максатлары, хис-кичерешләре турында «Интертат» хәбәрчесе белән дә бүлештеләр.
Татарстанның һәр районында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю үзәкләре, оешмалары бар. Сеткалар да үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, токмач кисәләр, акча җыеп, дарулар алалар. Арча районы Ташкичү мәдәният йортында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре исә ярдәмне үз куллары белән илтеп тапшырырга да булганнар.
Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова, «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы һәм клубның сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева, «Ценим жизнь» гуманитар ярдәм үзәге белән берлектә, Донецк, Луганск, Лисичанск шәһәрләренә барып кайтканнар. Юллары, хисләре турында Тәнзилә апа үзе сөйләде:
Без махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм җыярга тотындык. Мәдәният йортына өлкәннәрне җыеп, оекбашлар бәйләдек, сеткалар үрдек. Алары зур була иде: 6 метрга 30 метр, җәеп салгач, клубка сыймаслык. Кием-салым, акча да җыйдык.
Яшел Үзәннән булган иптәш кызыбыз Люция исемле хатынның, «Ценим жизнь» оешмасына ияреп, шунда барып кайтуын сөйләде. Моңа инде шаккаттык: «Абау, хатын-кыз үзе барып кайттымы?» – дибез. Без дә барып кайтсак, әйбәт була ич, дип уйладык. Ярдәм җыябыз җыюын, ә артыннан күпме сүз ишетәбез. «Бу барып җитәме икән, барып та җитмидер. Яңарак әйберләрне саталар», ише сүзләр дә ишетергә туры килде. Күңелнең бер кырыенда нәрсәдер тора, кеше алдында йөзебез якты түгел шикелле, – ди Тәнзилә Вәлиева.
Шулай итеп, 54 һәм 55 яшьтәге ике кыю хатын-кыз Украина якларына барып, гуманитар ярдәмне үз куллары белән тапшырып кайтырга ниятли. Аларга Илнар Зиннәтуллин исемле егетнең телефон номерын бирәләр.
Гөлфия белән чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп, авылга кайтып килешебез иде. Юлда ук шалтыратып, барырга теләгебез барлыгын җиткердек. «Икенче юлы килегез алайса», – диделәр. Без инде икенчесен көтеп тормадык, юлдан ук кире борылып, офисларына киттек. Тимерне кызуында сугасы идек.
Офисларында теккән әйберләрне күреп, исебез китте. Көн-төн эшлиләр икән алар, җанашларым. Иренмичә, безгә һәрберсен тотып-тотып күрсәттеләр, аңлаттылар. Үзебез дә эшләп карадык. Илнар үзе килгәч, безне диванга утыртты да, каршыга урындыкка утырып, озак кына карап торды да: «Чынлап та барырга уйлыйсызмы? Курыкмыйсызмы?» – дип, баруыбызның максаты белән дә кызыксынды.
Үзебезнең җыйган әйберләрне илтеп тапшырганны үз күзләребез белән күрәсе килә. Аннары чыккан Коръән дә бар иде. Шул җирлектә укып, аны багышлап кайту теләге дә бар, – дип дәвам итте Тәнзилә апа.
«Юлда һәрвакыт догада булдык»
Шуннан озак көттерми, Гөлфия апа белән Тәнзилә апага «барырга» дигән хәбәр килеп төшә. Алар, рөхсәт сорап, үзләре белән гармуннарын да алалар. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, аларны әзерлиләр, тиешенчә киендерәләр дә.
Барасыз дигәч, башта бөтен җир зыңгылдап куйды. Безне 1 көн әзерләделәр: каска, бронежилет һәм башка киемнәр кидерттеләр. Һәр бара торган кеше үзенә кирәкле дарулардан аптечка тутырды. Бөтенесен дә кайсы, нәрсә, ничек икәнен өйрәттеләр. 35 ел буе медицина хезмәткәре булып эшләгәч, мин аның бөтенесен дә аңлыйм, – ди ул.
Алар юлга 2 машинада, арба тагып, 5 егет һәм 2 хатын-кыз кузгалалар. Тәнзилә апа сөйләвенчә, юллары яхшы, тыныч уза, чикләрне узганда да кыенлыклар тумый. Иң беренче булып Светлодарск шәһәрендәге госпитальгә тукталалар.
Юлда һәрвакытта да догада булдык. «Чикләрне дә бик әйбәт үттек, Аллага шөкер, болай итеп үткәнебез юк иде әле, сезнең догаларыгыз ярдәме», – ди егетләр. Бәйләнмәделәр. Җиңел генә санап, үткәреп җибәрделәр. Украинага кергәндә, үзләренчә чик буе ясап куйганнар. Анда адым саен КПП, авылга кергән саен, солдатлар басып торалар.
Госпитальгә төн уртасында килеп кердек. Башта авыруларны, яралыларны шунда алып киләләр икән. Яралыларны алып киләләр дә, аларның киемнәрен кисеп салдыралар, шуннан карыйлар, юындыралар, дәвалыйлар. Кеше бик күп, идәндә дә яталар. Анда төне буе яралыларны ташыдылар, көндез алып чыкмыйлар, шулай төнлә генә йөриләр икән. Иртәнгә кадәр операцияләр ясыйлар.
Без ярмалар алып барган идек. Техничкалар тиз генә мультиваркалар табып алып килделәр дә, ботка да пешерделәр. Аларның сөенгәннәрен күрсәгез, алар бар нәрсәгә шат, һәммәсенә рәхмәт әйтәләр, – ди ул, күргәннәрен искә төшереп.
«Анда гел шартлау, юл буе блиндаж»
Апаларны төн кунарга ике солдат карамагында бер фатирга алып баралар.
Ул солдатлар, җанашларым, төн йокламый безне саклады. Үзебез дә йоклый алмадык инде. Анда ут яндырырга ярамый, пәрдәләребез дә юкарак иде, ә безгә ничек тә дога укырга кирәк, Коръәнне багышлыйсы бар. Икәүләшеп юрган астына кердек. Гөлфия догаларны укый, мин телефон белән яктыртып тордым. Намазлыкка да басасы бар. Аннары телефонны карават астына тыгып, утын томалап, шулай догаларыбызны багышлап кайттык.
Анда бер яктан туп килә, башка якка төшә туп, аннан икенче якка, гел шартлау... Караңгыда бөтенесе яп-якты булып күренеп тора, – ди ул.
Икенче көнне, гуманитар ярдәм белән, бер ташландык авылдагы санчастька китәләр. Биредә җиңелчә авырганнар дәвалана торган була.
Юлда теләсә кая туктарга ярамый. Дроннар карап кына тора. Юл буе блиндажлар калды… Бу иске авылда үзләренчә санчасть ясаганнар, дәвалыйлар, системалар куялар. Безнең киләсен белгәннәр, кечкенә генә сәхнә дә ясап куйганнар иде, бәгырьләрем. Шул сәхнәдә баянда уйнап, белгәннәрне җырлап алдык. Егетләр үзләре дә кушылып җырлады, күңелләре күтәрелде инде.
Чәкчәк алып барган идек. Аны ничә җиргә җиткердек. Аны да бик яратып ашадылар. Үзебезнең татарлар тансыклаганнар. Башкалар да: «Абау, нинди нәрсә бу», – дия-дия ашадылар, – дип сөйли Тәнзилә апа.
Соңыннан алар Луганск, Донецк һәм Лисичанск шәһәрләренә дә баралар. Тәнзилә апа сүзләренә караганда, гуманитар ярдәмне кырдан машиналарга утырып кына да килеп алып китүчеләр булган. Алып барган әйберләреннән бер бала табу йортына да өлеш чыгарганнар.
«Ут та, су да юк»
Аларның барасы җирләре алдан ук сөйләшенгән була. Ярдәм киләсен андагы кешеләр дә белеп торганнар. Гөлфия апа белән Тәнзилә апа Светлодарскида һәм беренче килеп төшкән авылда авылда берәр төн, Луганск, Донецкида икешәр көн кунып, барлыгы 10 көн йөреп кайталар.
Тәнзилә апа үзенең хис-кичерешләре белән дә бүлеште:
Баштарак бик куркытты. Бронежилетны юл буе салмадык. Касканы да машинага утыргач кына салдык, чөнки ул башны бөгеп ата, бик авыр нәрсә икән ул. Егетләр бик сакладылар инде безне. «Бу тирәгә атмыйлар», – дип, юл буе тынычландырып бардылар. Ахырдан үзләре: «Сезнең кылган догаларыгыз белән исән-сау йөреп кайттык», – дип әйттеләр.
Ату тавышларын исәпкә алмаганда, шәһәрләрдә сугыш юк та сыман. Луганскиның үзәк урамыннан йөрдек, төзек матур, сугыш барган шикелле дә түгел. Шәһәр читендәрәк җимерелгән йортлар, янган машиналар да очрады.
Авыллары бик җимерек. Базарларга туктап әйбер алган вакытта, шунда яшәүчеләр белән сөйләшеп алдык. «Без ияләшкән инде мондый тавышка, курыкмыйбыз. Рәхмәт яусын, руслар керделәр. Без рәхәттә яши башладык, менә пенсия бирделәр. Без бик рәхмәтлебез», – диләр. Ярдәм китергәнне белгәч тә, рәхмәтләр укыдылар. Алар үзләре дә соңгы әйберләрен бирергә риза торалар инде. Сулары юк, утлары юк аларның, – ди ул, кешеләрне кызганып.
Гөлфия Мәгъсумова һәм Тәнзилә Вәлиеваның да махсус хәрби операциядә туганнары юк. Шуңа да карамастан, бар кешелек өчен тырышабыз, диләр.
Безнең анда якыннарыбыз булмаса да, безгә аларның бөтенесе туганыбыз кебек якын. Андагы егетләр өчен йөрәкләребез әрни. Алар безне аналары кебек кабул итеп кочаклап алалар. Үтеп киткәндә, идәндә ятучылары аяклардан сыпырып калдылар. Төрле яралыларны күрергә туры килде. Күзләребездән яшьләр кипмәде инде ул көнне. Аларга аны күрсәтеп тә булмый... Ике татар егетен алып килделәр. Берсенең аягы өзелгән иде инде. Ул, җаным, аякларын белми үзенең, сул кулындагы бармакларын күрсәтә, алары да чәрдәкләнеп беткән.
Татарстан егетләре күп. Без барган җирдә Әлмәтлеләр, Түбән Кама, Чүпрәле, Биектау һәм Яше Үзәнлеләр иде. Табиблары да үзебезнекеләр: хирурглары Казанныкы булып чыкты, – ди Тәнзилә апа.
Туганнары өчен өйдән әниләрен шундый җиргә чыгарып җибәрү дә җиңелләрдән булмаган. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның икесенең дә ирләре юк. Икесенең дә балалары беравыздан: «Сезгә «юк» дип әйтеп булмый, сез – нәрсә уйлыйсыз, шуны эшли торган кешеләр. Күңелегез тыныч булыр, исән-сау барып кайтыгыз», – дип калганнар. Гөлфия апаның 2 улы, 5 оныгы, ә Тәнзилә апаның 3 баласы һәм 4 оныгы әниләре өчен изге теләктә, догада булганнар.
«Ярдәм иясенә барып ирешә»
Аннан кайткач мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын да ныгытып ярдәм җыю эшенә керешкән. Хәзер алар инде төгәл нәрсә кирәген дә беләләр.
Баргач, нәрсәләр кирәк икәнен белдек. Аларга йомшак одеяллар кирәк. Көн саен ничәшәр баланы китерәләр. Киемнәрен кисеп кенә алалар да, соңыннан аларны одеялларга төреп кенә башка госпитальләргә җибәрәләр икән. Булдыра алганча, аннан юрган, одеялларны кире дә җибәрәләр, тик алар һәрвакыт кирәк. Бигрәк тә хәзер, госпитальдә салкын, ягылмый. Асларына салырга йомшак матраслар, урын җир комплектлары, мендәрләр дә артык түгел. Аякларын күтәртеп куярга валиклар тегеп җибәрәләр. Йомшак, чиста чүпрәкләр кирәк моны тегәр өчен.
Аннары соң чиста киемнәр кирәк. Тәнгә тиеп тора торган эчке кием яңа кирәк, ә менә футболка, чалбар кебек икенче кат киелгәне өр-яңа булмаса да ярый, тик чиста булсын инде ул. Хәзер аларын да җыярга уйладык. Эльмираның видеосы таралгач, мөрәҗәгать итүчеләр дә күп булды.
Акчалата ярдәм дә күп кирәк. Бу – «Маруся» дип аталган аптечканы тутырыр өчен дару, медицина кирәк-яракларына тотыла. Үзебез күреп, кешеләргә аңлатып, фотоларын да күрсәтеп, «җыелган ярдәм тиешле җирләргә барып ирешә» дип, курыкмыйча әйтә алабыз.
«Юк» димәсәләр, әле тагын барырга да исәп бар. Эштән генә җибәрсеннәр. Икебезне дә чыгарып җибәргәнгә директорыбызга, администрациягә дә бик зур рәхмәт.
«Алып бармыйбыз» диюче булмаса да, Илнар Зиннәтуллин инде ахырдан гына: «Күңелем түрендә генә булса да, мин аларны алып бармаска уйлаган идем. Хәзер рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Үзләрен батырларча тоттылар, бик сабыр булдылар, ялгышлык эшләмәделәр, әйткәнне үтәп бардылар. Догалары өчен дә бик зур рәхмәт», – дип язган.
Барыбыз да догада булсак иде. Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, фәкать ул гына ярдәм итә ала, – ди Тәнзилә апа.