Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гуманитар йөк илткәндә һәлак булган Алмаз Кашапов төшергән соңгы видео

news_top_970_100
Гуманитар йөк илткәндә һәлак булган Алмаз Кашапов төшергән соңгы видео

6 февральдә Саратов өлкәсенең Хвалын районында 6 автомобиль авариягә юлыкты. Бу авариядә Актаныштан махсус операциягә гуманитар йөк илтүче 53 яшьлек Алмаз Кашапов шул ук урында һәлак була.

Алмаз Кашапов озак еллар салым инспекциясендә машина йөрткән. Аның белән бергә эшләгән хезмәттәше: «Күпме юллар үттек, безнең шат күңелле хезмәттәшебез, яшьлек еллары барыбызның да. Ышанасы килми, күңел елый», – дип яза.

Үзен А.Гумиров дип күрсәткән автор аңа багышлап шигырь язган, аны «Мы вместе – Без бергә» телеграм каналына урнаштырганнар. Шигырь юлларыннан аңлашылганча, аны язучы хәзерге вакытта Актанышта яшәми.

«Снарядлар шартлавыннан үлмәсә дә,
Батырларча китте арадан.
Очраган фаҗигагә юлда –

Китте Алмаз авыр ярадан.

Сугыш кырларында башын салган,
Яраланып госпитальдә яткан
Якташлары өчен китте ул.
Алар киенсеннәр, ач булмасын өчен,
Гуманитар ярдәм илтте ул.

Ул бит бер тапкыр да «юк» димәде,
Гел белешеп торды барырга.
Авырлыгын күреп сугыш кырын,
Риза иде шунда калырга.

Тугыз тапкыр барып кайтканнан соң,
Машинасын яхшы ныгытты.
Ерак юлга чыгачагын әйтеп,
Унынчысын шундый ул көтте.

Бик барасы килде, ашкынды ул,
Бик күрәсе килде дусларын.
Онытмагыз, исән кайткач, сезнең
Актанышта якын дус барын.

Онытмабыз сине, Алмаз дустым,
Без бит әле һаман еракта.
Оҗмах түрләрендэ булсын синен җаның –
Мәңге яшисең син йөрәктә».

07 февраль, 2024 ел

Телеграм-каналда Алмаз Кашапов статусындагы соңгы видеоны урнаштырганнар. Алмаз Кашапов бу күренешне махсус операциягә барганда төшереп алган булган.

Актаныш радиосы Алмаз Кашапов белән туры эфир уздырган булган.

Алмаз Кашаповның гомере өзелгән авария урыны.

Алмаз Кашаповның хатыны Рәмилә тол калды, аларның 2 баласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100