Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гумәч тә җырларлык булды» – Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның улы Гомәр җырлый

news_top_970_100
«Гумәч тә җырларлык булды» – Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның улы Гомәр җырлый
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Иҗади гаилә Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның барлык балалары да җырга-моңга талантлы булулары белән билгеле. Җырчыларның социаль челтәрләрен кызлары Ләйлә, олы уллары Әнвәрнең баянга җырлавы бик еш бизи.

Инде аларның уртанчы уллары Гомәр дә җырларлык булып үсеп җиткән. Ландыш Нигъмәтҗанова Гомәрнең, барлык үзләрен караучыларга матур ял көннәре теләп, җырлы сәлам юллаган видеосын күрсәтте. Баянда, һәрвакыттагыча, Ландышның әтисе.

Халык та Гомәрнең талантына сокланган.

«Вәт, булдыра, Гомәр! Хәзер сине көтәбез инде. Барысы да җырчы булырлар. Бабайга рәхмәт, балаларны җырлатып тора»;

«И Гомәр, сүзләрне дөрес әйтүе генә ни тора. Тавыш көчлелеге турында әйтеп тә торасы юк инде»;

«Сүбехәналлаһ, күз тимәсен, чып-чын татарча, матур итеп җырлый. Рәхмәт сезгә, балаларыгызны татарчага өйрәткән өчен!»;

«Гомәр дә үсеп җитте. Бик матур җырлыйсың»;

«Улым, синең белән тормыш сукмагын үтәргә теләүче кызлар бик күп булыр»;

«Гомәрне аерым яратам. Карап торып үстердек без аны»;

«Соклангыч гаилә, искиткеч балалар»;

«Гумәч тә җырларлык булды. Молодец», – дип, бихисап мактау сүзләре язганнар җырчы егеткә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100