Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гульсик – истерикада...» – Азат Абитовларның балалары белән күңелсез хәл булган

news_top_970_100
«Гульсик – истерикада...» – Азат Абитовларның балалары белән күңелсез хәл булган
социаль челтәрләр

Иҗади гаилә Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар белән, фотосессиягә баргач, көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта Азат социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган:

– Бүген фотосессия вакытында кызымны ялгыш машина эчендә бикләп калдырдым (бәләкәй кызлары Сылуга нибары 1 яшь – авт.). Ачкыч та, кызым да эчтә калды.

Гульсик – «истерика»да диярлек, кызларның кайсы интернеттан ярдәм эзли, кем догасын укый. Ә Сылу уйнап утыра, тәрәзә аркылы безгә сәламнәр җибәреп. Маладис та инде.

Узган елны шулай безнең машина бер бикләнеп калган иде Сабантуйда. Шунда Алмаз Гәрәев (Г.Камал театры артисты, ТНВ алып баручысы – авт.) җептән төенчек ясап, ачарга өйрәткән иде. Шуны искә төшереп, җеп табып, төенчек ясап, 2 минут эчендә ачтым! Бу – тәҗрибә дип аталадыр инде, менә бүген ул белем бик кирәк булды безгә. Рәхмәт сиңа, Алмаз дус!

Андый очракта, егетләр, иң мөһиме – «паниковать» итмәскә кирәк икән! Менә шундый тормыш мәктәбе!

Сүз уңаеннан, кем бикләнеп калган машинаны ача белми, «өйрәт» дип комментарий языгыз, сториста яздырып куям иртәгә. Кирәге чыгарга мөмкин, – дигән Азат.

«Минем дә шундый хәлгә калганым бар, «автовывоз» чакырткан идем», «Өйрәтегез әле», – дип әллә ничә кеше язган. Тик җырчының бу ниятен хупламаучылар да бар. «Караклар өчен дә яхшы видео булыр ул. Таралыр... Монда куйма лутше...», «Аннан теләсә кем ачамы машинаны?» – диешкәннәр.

«Нинди җавапсызлык. Ярар азагы яхшы беткән», – дип комментарий калдыручы да булган.

Фото: Азат Абитовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100