news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Губкага 3 кашык саласың да – пыяла кәстрүл капкачы ялтырап торачак!

news_top

Вакыт узу белән кухняда пыяла капкачлар пычранып бетә. Аларны чистарту кыен, ялтыравыгын да кайтарып булмый. Менә шундый капкачларны чистарту ысулы турында https://prokazan.ru яза.

Моның өчен өйдә һәркемдә булган 2 гади ингредиент җитә. Күп көч таләп ителми, ә нәтиҗә беренче кулланудан соң ук күренә.

Кирәкле ингредиентлар:

  • 2 аш кашыгы аш содасы,
  • 1 аш кашыгы водород перекисе.

Ике компонентны болгатып, куе паста ясагыз. Ул акмый, шуңа күрә капкачның бөтен өслегенә сөртергә була.

Ничек кулланырга?

  • Капкачны җылы су белән юып, пычрак һәм ризык калдыкларын бетерегез.
  • Пастаны сөртегез: губка яки йомшак щетка ярдәмендә пыяла өстенә тигез итеп җәегез.
  • Ярты сәгать көтегез: бу вакыт эчендә перекись май катламын йомшарта, ә сода пычракны җиңелрәк алырга ярдәм итә.
  • Чистартыгыз: 30 минуттан соң түгәрәк хәрәкәтләр белән пычракны ышкып чистартыгыз.
  • Юыгыз: паста калдыкларын җылы су белән юып төшерегез.
  • Киптерегез: чиста сөлге белән капкачны корытып алыгыз – бу таплар һәм су эзләре калдырмый.

Катнашма ничек эшли?

Водород перекисе – майны эретә торган көчле табигый чистарткыч. Аш содасы исә йомшак абразив булып тора: пыяла өслекне тырнамый, ләкин каткан пычракны яхшы бетерә. Алар икесе бергә кушылып, иң катлаулы пычракка каршы да нәтиҗәле һәм куркынычсыз чара була.

Өстенлекләре

  • Иң беренче плюс – гади һәм арзан ингредиентлар. Алар һәр өйдә бар.
  • Куллану җиңел. Бернинди махсус җайланмалар кирәкми.
  • Куркынычсыз. Химик чистарткычлар кебек пыяла өслекне бозмый.
  • Күп функцияле. Бу пастаны кәстрүл, пыяла савыт, мич өчен формалар, хәтта металл капкачларны да чистарту өчен кулланырга мөмкин.

Даими кулланганда, кухня савыт-сабалары һәрвакыт ялт итеп торыр, вакыт һәм акча да янга кала, экология ягыннан да куркынычсыз, сәламәтлеккә дә зыянлы түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар