Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Губернатор өнендә йоклап яткан аюны атып үтергән - видео

Россиядә аучылыкның бу төре җиде ел элек тыелган.

news_top_970_100
Губернатор өнендә йоклап яткан аюны атып үтергән - видео

Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге өнендәге аюны атып үтергән Иркутск губернаторы Сергей Левченконы тикшерәчәк. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Иркутск губернаторы төшкән видео Рунетны "шартлатты". Роликта күренгәнчә, аучылар белән губернатор Левченко һәм аның улы да була. Алар алдан әзерләп куйган аю өненә якын килә. Биредә тайга хуҗасы кышкы йокыга талган була. Төбәк башлыгы карабин ала һәм аюга терәп ата. Урман җәнлегенең өненнән чыгып котылу мөмкинлеге булмый. Мондый очракта тәҗрибәсез аучы да карабиннан атып тидерә ала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге кадрлар челтәрдә күптән түгел генә чыга. Социаль челтәр кулланучылар бу хәл белән канәгатьсезлек белдерә. «Йоклаган аюны үтерү — вәхшилек», ди алар.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты Интернетта таралган видеоның дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерәчәк, ауны оештыручыларның гамәлләренә хокукый яктан бәя бирәчәк.

Губернатор Левченко һәм аның белән ауда булган кешеләрнең гамәлләре төшерелгән кадрларны Россия Тикшерү комитетына биргәннәр.

Губернаторның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Алашкевич әйткәнчә, әлеге ау лицензия буенча оештырылган. Бу вакыйга 2016 елның көзендә Нижнеудински районында булган. Россия Тикшерү комитеты оештырган ике тикшерү дә бу ауда законсыз гамәлләр булуын ачыкламаган.

«Мин бу сюжетларны бер тапкыр да күрмәдем һәм карамаячакмын. Чөнки мин барысы да законлы булуын беләм. Моны Тикшерү комитеты ике тапкыр тикшерде инде. Барысы да законлы дип табылды. Калганы уйдырма, мин моңа комментарий бирмим», — дигән Иркутск губернаторы Сергей Левченко үзе.

Губернатор вәкилләре исә кадрларның ике ел элек ясалган булуын әйтә. Аучылык мәйданы хуҗасы ау лицензияле булуын, аюга биредә яшәүче кешеләр зарлануын, аның аю-шатун булуын, җәнлекне өненә өйрәтелгән этләр куып кертүен сөйләгән.

  • Өнендә яткан аюга ау — русларның борынгыдан килгән ау төре. Ләкин инде җиде ел дәвамында аучылыкның бу төре Россиядә тыелган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100