Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гуантанамо төрмәсендә 15 ел утырган Чаллы кешесе Равил Минһаҗевны Россиягә кайтаралар

15 ел Гуантанамода утырганнан соң Равил Минһаҗев 2017 елда Берләшкән Гарәп әмирлекләренә озатылган булган.

news_top_970_100
Гуантанамо төрмәсендә 15 ел утырган Чаллы кешесе Равил Минһаҗевны Россиягә кайтаралар

Берләшкән Гарәп әмирлекләре Россия гражданины, Чаллыда яшәгән Равил Минһаҗевны Россиягә бирергә җыена. "Коммерсантъ" язуынча, Минһаҗев үзе, утыртырлар дип куркып, илгә кайтырга теләми.

Равил Минһаҗев 1967 елда Камчатка өлкәсендә туа. Аның әтисе хәрби кеше була, әнисе Зөһрә теплицада эшли. Әтиләре ташлагач, әнисе икенче кешегә кияүгә чыгып, балалары белән Чаллыга кайтып китә.

Үги әтиләре озакламый үлә. Равил Минһаҗев сәнгать училищесына укырга керә, шуннан аны "Марий Эл" республикасының балет җыр һәм бию ансамбленә җибәрәләр.Равил Минһаҗев гастрольләргә йөри.

Армиягә киткәч тә ул хәрби ансамбльдә чыгышлар ясый. Кайткач та хәрби өлкәне сайлый - Чаллыдагы хәрби частьнең азык-төлек складында эшли.

Аның дингә килүенә әнисе сәбәпче була. 1997 елда алар гаиләләре белән Иркутскига кунакка бара. Аларны бер бүлмәгә урнаштыралар, ул шунда иртән уянып китә һәм иртәнге биштә намаз укыган әнисе күреп шакката. Дин турында сөйләвен үтенә. Шунысы гаҗәп - ул моңа кадәр әнисеннән дин турында сораганы да булмый.

Равил Минһаҗевның дин белән кызыксынуы шундый була - ул йөргән "Тәүбә" мәчете белән ФСБ кызыксына башлый. 1999 елда илне тетрәткән террор актларыннан соң бу мәчеткә йөрүчеләрнең кайберләренең катнашы юкмы икән дигән шик туа. Равил Минһаҗев хатыны Диләрә һәм улы Йосыф белән Россиядән чыгып китә. 2000 елда Таҗикстанда төпләнә, гаиләсен Татарстанга кайтарып җибәрә. 2002 елда аны Пакистанда кулга алалар, анда шартлаткыч матдәләр хакында язылган язулар була. Равил Минһаҗев "Талибан" ягында (Россиядә тыелган террор хәрәкәте) сугышуы хакында әйтә. Аны АКШ хәрбиләренә тапшыралар. Равил Минһаҗевны Кубадагы Гуантанамо төрмәсенә озаталар. Ул судсыз-нисез шул төрмәдә 15 елын уздыра.

Равил Минһаҗевның якыннары аны инде күптән үлгән дип уйлаган була. Әмма 2006 елда аның әнисе Зөһрәгә улыннан хат килә. Шунда гына аның төрмәдә утырганын беләләр.

Равил Минһаҗевның адвокаты Гэри Томпсон The Washington Post басмасына Равил Минһаҗевның барыннан да бигрәк Россиягә кайтудан куркуын әйткән. Газета язуынча, АКШ вәкилләре Гарәп әмирлекләреннән Равил Минһаҗевны Россиягә җибәрмәүне сораган. Ул АКШ төрмәсен кулайрак күрүен әйткән.

Гуантанамо төрмәсендә Равил Минһаҗевтан тыш 8 Россия гражданы утырган иде. Россия хөкүмәте АКШның мондый төрмәдә кешеләрне тотуын "хокукый вакуум" дип гаепләде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100