Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузиягә ял итәргә барган турист кыз үкенечле үлем белән үлгән

news_top_970_100
Грузиягә ял итәргә барган турист кыз үкенечле үлем белән үлгән

Мәскәүдән Тбилисига ял итәргә барган 27 яшьлек Арина Глазунова үкенече үлем белән үлгән.

Ул дус кызы белән урамнан «Веселые ребята» төркеменең «В последний раз» җырын җырлап бара.

«Нет, я не жду тебя, но знай, что я любила

В последний раз, в последний раз...»

Алар бер-берсен телефонга төшереп бара. Бер мизгелдә кызы арты белән борылып бара һәм, юлны күрмичә, җир асты юлына егылып төшә.

Җир асты юлының киртәсе булмаган, ул юлдан бераз гына күтәрелеп торган, шуңа кызны саклап кала алмый.

Кызның баш сөяге ватылган, ул шунда ук үлгән.

Социаль челтәрләрдә җир асты юлына киртә куймаган җирле хакимиятне тәнкыйтьлиләр. Шулай ук, кызга алдына карап барырга кирәк иде, дип язучылар, аның дус кызын тәнкыйтьләүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100