Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузиядә ни булган?

Тбилисида тынычлык югалды. Кисәк кенә чыккан сәбәптән түнтәрелеш күтәрелде. Россиядән Грузиягә очкычларны тыйдылар, әмма анда әле Россия туристлары кала бирә.

news_top_970_100
Грузиядә ни булган?
Тбилисида хөкүмәткә каршы демонстрацияләр кисәк кенә башланып китте. 20 июнь кичендә Грузиядә Православие парламентара ассамблеясенең генераль ассамблеясе сессиясе үтте. Чара Грузия парламенты бинасында уздырылды. Ассамблеядә Россия Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыяте, җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Сергей Гаврилов рәислек итте. Утырыш барганда, оппозицион партияләр вәкилләре Гавриловның парламент җитәкчесе канәфиенә утырганын күреп алды. "Бердән милли хәрәкәт" һәм "Европалашкан Грузия" партияләре әгъзалары шундук трибунаны уратып алды һәм Россия делегациясен залдан куып чыгаруны таләп итә башлады. Грузия депутатлары залда "окуупантлар" булуына юл куймаячакларын аңлатты. 

Оппозиция әгъзалары Грузия хөкүмәтен мондый хәлне булдырган өчен гаеп итә башлады. Алар парламент рәисе Ираклий Кабахизе, илнең эчке эшләр министры Георгий Гахария һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте рәисе Вахтанг Гомелауриның отставкасын таләп итә башладылар. Парламент бинасы янында оппозиция тарафдарлары җыела башлады. Простестта катнашучылар Россия делегациясен бер сәгать дәвамында чыгарып җибәрергә дигән ультиматум куйдылар, шуннан соң бинага бәреп керделәр. 

21.00 сәгать тирәсендә Грузия эчке эшләр министрлыгы протест акциясендә катнашучыларга хокукка каршы килгән гамәлләрне туктатырга һәм таралышырга боерды. Әмма бу өндәүгә игътибар булмады. Акциядә катнашучылар хокук сакчылары белән бәрелешләр башлады, полициягә шешәләр ыргыта башлады. Полиция, үз чиратында, яшь агыза торган газ кулланды. Эчке эшләр министры бу хәлне хөкүмәтне юкка чыгарырга теләү дип атады. 

Простестта катнашучылар төн уртасында гына таралышты. Грузия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, протест акциясе нәтиҗәсендә 52 кеше зыян күргән.

Соңыннан протестта катнашучылар "Демократик Грузия" идарә итүче партия офисына кереп, аны җимергәннәр.

Ике көннән Грузиядә тагын протест акцияләре үтте, бу юлы алар тыныч акция рәвешендә булды. 

Грузиядә сәяси тотрыклылык булмаганлыктан, Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдән Россия белән Грузия арасында Россия авиакомпанияләренә авиаочышларны тыю турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта Грузиядә булган Россия гражданнарына шушы датага кадәр кайтырга киңәш ителә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100