Грузиядә дуңгыз гриппыннан алты кеше үлгән
Грузиядә дуңгыз гриппыннан алты кеше үлгән
Грузиядә алты кеше дуңгыз гриппыннан үлгән дип яза INTERFAX.RU. Бу хакта Грузия сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.
H1N1 тибындагы грипп "дуңгыз гриппы" буларак билгеле. Хәзерге вакытта илдә дуңгыз гриппының 140 очрагы теркәлгән. Быелга гриппны Грузия табиблары бик агрессив дип бәяләгән.
Әлегә грипп эпидемия дип атарлык дәрәҗәгә җитмәгән.
Дуңгыз гриппы 2009 елда киң таралды. Ул елны гриппның бу төреннән үлүчеләр саны ике меңгә җиткән иде. Дуңгыз гриппыннан Татарстанда да үлүчеләр булды.