Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузия депутатлары парламентта сугышкан

news_top_970_100
Грузия депутатлары парламентта сугышкан
Видеодан скриншот

Грузия депутатлары чит ил агентлары турында закон проектын караганда сугышкан. Бу кадрларны туры эфирда җирле телеканаллар күрсәткән, дип яза РИА Новости.

Утырышта бу сугышуны парламент күпчелеге вәкиле Анри Оханашвили һәм оппозиция депутатлары башлаган. Ә соңыннан сугышу холлда дәвам иткән.

«Бөтен оппозиция депутатларын көч кулланып куып чыгардык, шул исәптән хатын-кызларны да. Бинаны полиция уратып алды, журналистлар кертелми, бу закон эшли башлады дигән сүз инде», – дигән депутат Ека Херхеулидзе.

Моннан тыш, парламент янында митинг та бара, анда катнашучылар законга каршы чыгыш ясый. Урында патруль полициясе эшли, алар бинаны уратып алган.

Бу закон проектын узган атнада комитет дәрәҗәсендә карый башлаганнар иде. Анда да протест акциясе булды. Законга каршы булучылар аны чит ил агентлары турында законның «рус версиясе» дип атый, ул Грузияне Евросоюзга керүдән читләштерә, дип саный. Ул вакытта акцияне 36 кеше хуплаган.

Бу канунга Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвили каршы, грузин сәясәтчесе, олигарх Иванишвили «илне Россиягә сата» дип белдергән. 

«Чит илләр тәэсирен ачык итү» закон проектын парламентка «Халык көче» оппозиция хәрәкәте депутатлары тәкъдим итте. Документ дәүләтнеке булмаган, чит дәүләттән финанслау ала торган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм субъектлары реестрын булдыруны күздә тота.

Парламент күпчелегенә ия булган идарә итүче «Грузинская мечта» партиясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, алар закон проектын хупларга риза, әгәр дә президент Саломе Зурабишвили аңа «вето» салса, депутатлар аны җиңәргә тырышачак.

Инде Грузиядә атыш булганы хакында хәбәр итәләр, бер кеше яраланган, дип яза «Телеграм» каналлар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100