Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузия белән сугышта һәлак булган Россия герое Раушан Абдуллинның әнисе: "Унбер ел булды... Ә барысы да кичәге кебек кенә"

8 август - Төмән өлкәсендәге Нариман авылында яшәүче Гөлфрүз Абдуллина өчен үзәк өзгеч дата. 11 ел элек булса да, яралар һаман да яңа. Грузия белән башланган "бишкөнлек сугыш"ның беренче көнендә үк иптәшләрен дошман танкыннан саклаганда Гөлфрүз ханымның улы Раушан һәлак була. Раушан Абдуллин - Россиянең иң яшь геройларының берсе, аңа нибары 20 генә тулган була. Гөлфрүз апаның улын уйламый торган бер көне дә юк. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе батыр татар егетенең әнисе Гөлфрүз ханым Абдуллина белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Грузия белән сугышта һәлак булган Россия герое Раушан Абдуллинның әнисе: "Унбер ел булды... Ә барысы да кичәге кебек кенә"

Раушан Абдуллин – әти-әниләренең көтеп алынган бәхете, тырыш һәм булган нарасые. Төмән өлкәсенең Нариман авылының горурлыгы ул. Кем уйлаган, шушы япь-яшь егетнең гомере өзелер дип? Раушан, яшьтәшләре кебек үк, армиядә хезмәт итә, соңыннан Көньяк Осетиядә контракт буенча хезмәт итәргә кала. Әмма тыныч хезмәтне кинәт кенә сугыш өзә. Раушан үз тормышы бәрабәренә дошман танкын туктата.

Көньяк Осетиядә Кораллы конфликт 2008 елның 8 августында башлана. Раушан Абдуллин Төньяк Кавказ хәрби округы составына кергән махсус бүлектә - тынычлык урнаштыру көчләре батальоны составында хезмәт итә. Тарихка "бишкөнлек сугыш" (8 августтан 12 августка кадәр) кереп калган сугышның иң куркыныч стадиясе 8 август көнне була. 8 август башлануга - 00.06 сәгатьтә Грузия гаскәрләре Көньяк Осетия башкаласы Цхинвал шәһәрен артиллериядән аттыра, аннары танклар бәреп керә. Сугыш башлануга ук егетнең аягына снаряд ярчыгы тия. Яраланган булса да, Раушан гранатомет ярдәмендә грузин танкын юк итә, әмма соңрак кан югалтудан вафат була. 

2009 елда Президент Владимир Путин аңа “Россия Федерациясе Герое” исемен бирү турындагы указга кул куя.

“Юк, әни. Мин хезмәт итәргә тиеш”

– Гөлфрүз ханым, Раушан холкы буенча нинди егет иде?

– Раушан тәртипле, зирәк, акыллы егет булып үсте. Бервакытта да безне рәнҗетмәде, ни әйтсәм дә, түзде. Каршы сүз әйтмәде. Аның әтисенә рәхмәтлемен. Мөхәммәд үрнәк әти булды. Тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Мин улыбызга бары яхшы мөгамәләдә булдым. Мәктәптә укыганда Раушан спорт ярышларында актив катнашып килде, бер чара да ансыз үтмәде. Хәтта күршеләребез йомыш кушса да, йөгереп-йөгереп эшләргә бара иде.

Олы балам университетта укытты, аңа булышыр өчен, өйдән чыгып киттем, илле чакрым йөреп, базарда эшләдем. Раушан минем бөтен эшемне эшләп куя торган иде. Әтисенең уң кулы иде ул. 

– Ни өчен хәрби частькә барырга булды?

– Унберенче сыйныфны тәмамлагач, улымнан сорадым: “Раушан, нишлибез, кая укырга барасың? – дидем. Ул: “Әни, мин хезмәт итәчәкмен”, - диде. Мин моңа риза түгел идем: “Юк, юк, юк! Син минем иң төпчек балам, беркая да җибәрмим”, - дидем. “Юк, әни. Мин хезмәт итәргә тиеш”, - дип җавап кайтарды Раушан. Шул юлны сайлагач, әтисе белән каршы килмәдек. Киресенчә, аңа терәк-таяныч булып тордык.

Абдуллиннар гаиләсе туганнары белән

Шулай итеп, балам военкоматка китте. Барып кергәч тә, теләсә кайсы гаскәрне сайламады, һава десанты гаскәрләрен ике атна буе көтеп утырды. “Әни, мин куйган максатыма ирешәчәкмен”, - диде.

Аны Краснодар шәһәренә алдылар. Бер ел хезмәт иткәннән соң, ялга кайтты. Шул кайтуында ук ул бөтенләй икенче кешегә әйләнгән иде. Без калдырган бала түгел иде... Ниндидер башка тел белән сөйләшә башлады Раушан. Бергә хезмәт иткән иптәшләре белән өйдән чыгып шалтыратыша иде.

“Ни өчен минем улым?”

– Ул вакытта ук Раушан барысы да яхшы түгел икәнен, сугыш башланачагын белгән. “Әни, иптәшләрем контракт төзи. Ә мин төземәячәкмен!” – ди Раушан берсендә. Без аңа ышандык. Раушан контракт төзим дип бер дә әйтмәде, “Әни, безне каядыр алып баралар. Без чиктә торабыз. Безне “шмонают”. Техника бик күп. Без барабыз әле, мин сиңа шалтыратырмын”, - дип хат язды бервакыт. Мин шунда ук конфликт булган якка алып барганнарын чамаладым.

“Әни, без Цхинвал шәһәре Көньяк Осетиядә”, - дип хәбәр итте берзаман. Безнең йөрәкләребез өзелде. Ни өчен минем улым? Без аның контракт икәнен белмәдек. Июнь аенда хезмәт итте. Июльдә исә: “Әни, телевизор кабызыгыз, күрсәтәләр. Миңа бер атна шалтыратма, мин юлда булачакмын. Аннары үзем элемтәгә чыгармын. Әни, борчылма, без очкычта офицерларны, техниканы озатып бардык”, - дип әйтте. Кабызып карасак, бандитларны тоткарлаганнарын күрдек. Болар нәрсәдер әзерләп ята икән дип уйладык.

“Йөрәгем “жу” итеп куйды”

– Август аендагы шалтыратуында ул сугыш башлануы турында әйтте. (Июль азагында ук, рәсми рәвештә сугыш игълан ителмәгән булса да, Грузия белән Көньяк Осетия арасында чынлыкта сугыш хәрәкәтләре башлана - ике як та бер-берсен артиллериядән аттыра - ТИ). Мөхәммәд телефонны алып, Раушан белән сөйләшә алмады, елады. Мин соңгы мизгелгә кадәр түздем.

Икенче августта улым: “Әни, бүген десантлар көне. Ник шалтыратмыйсың? Бездә зурлап бәйрәм оештырдылар” – дип хәбәр итте миңа.

Алтынчы августтан соң мин улымны бөтенләй танымаслык хәлгә җиттем. Соңгы сөйләшүебез нәкъ шул көнне иде бит... Әллә инде ул үлемен сизгән? Миңа кирәкле сүзләрне теленнән көчкә тартып чыгардым, йөрәгем “жу” итеп куйды. Ул әйткән вакытта шалтыраткач та: “Әни, әни, соңрак шалтырат әле”, - дип үтенде. Аннан соң телефоны җавап бирмәде. Телефоннан атышлар барганын, каты-каты тавышлар ишеттем.

Сигезенче августта улым инде җан биргән иде.

– Раушанга җәмгыятьнең карашы нинди? Аны әле дә хәтерлиләрме?

– Берничә ел үткәннән соң, шәһәрдәге һәм авылдагы урам улым исеме белән аталды. Истәлек тактасы да эленде. Берничә ел элек мин Көньяк Осетиягә барып кайттым. Улым танкка аткан урында басып тордым, үз күзләрем белән улымның кайсы җирдә ятып үлгәнен күрдем. Май аенда мине улым хезмәт иткән частькә – Краснодарга чакырдылар. Ул хезмәт иткән җирдә хәрбиләр өчен мәктәп бар һәм шунда Раушанның исемен бирделәр.

Күп шәһәрләргә, төрле чараларга чакырып торалар. Сигезенче августта үзебезнең мәктәп хәтер көнен үткәрәчәк.

Бик хөрмәт белән карыйлар. Автобуска кергәндә дә хәтта белмәгән балалар, яшьләр, исәнләшеп, урын бирәләр.

“Олы абыйсын кочаклап бертуктаусыз елады”

– Улым үлемен сизенгәндер дип уйлыйм. Ул гыйнвар ае ялында бездә торды, без аны озатканда бик елады. Олы абыйсын кочаклап бертуктаусыз елады. Ә олы абыйсы аның үлеменә ике ай кала үзе дә үлеп китте... Ике айда мин ике улымны җирләдем.

Олы абыйсы үлгәч, шалтыратты. “Әни, син абыйның балаларына, зинһар, булышып тор. Мин кайтып җитсәм, аларны үзем үстерермен, булышырмын”, - диде. Сизгән инде...

Гөлфрүз ханым (сул якта)

“Ничә еллар буена кулымнан бер эш тә бармады”

– Бу кадәр авырлыкларга йөрәгегез ничек чыдады? Үзегез аша уздыра алдыгызмы?

– Бик авыр булды. Ничә еллар буена кулымнан бер эш бармады, өемә кереп ашый алмадым, йоклый да алмадым. Бик авыр булды, әлбәттә. Улым 20 яшендә шундый батырлык эшләде, Россиянең иң яшь герое булды... Төмән өлкәсендә ул бердәнбер очрак. 40, 60 яшендә герой булганнар бар. “Сезнең улыгыз нибары 20 яшендә герой булган, ничек итеп сез аны тәрбияләдегез?” – дигән сораулар бирәләр. Баланы шундый итеп ана белән ата үстерә.

Минем янымда авыр чакта иң ышанычлы, ярдәмчел, тугры кешеләр генә булды. Милли комитет, район һәм шәһәр администрациясе, хөкүмәт булышты. “Мондый ул үстергәнегез өчен рәхмәтлебез”, - дигән сүзләр еш яңгырады.

Унбер ел булды... Барысы да кичәге кебек кенә, ләбаса. Утырып уйлар уйлыйм-уйлыйм, елыйм. Узган ел ниндидер алга китеш булды, үз-үземә: “Булды, җитте, җибәрергә вакыт”, - дидем.

– Раушанның йөргән кызы бар идеме?

– Раушан бер генә кыз белән дуслашып йөрде. Күрше авылдан, шәһәрдә тора иде ул кыз. Кем әйтмешли, ул “шәһәрдә дә, авылда да йөрергә өлгергән”. Раушан бу турыда белгәннән соң бүтән бер адым да атламады. Башка бер кыз белән дә дуслашмады.

Мәктәп укытучылары, укучылар Раушанны әле дә хәтерли, хөрмәт итә.

Мөхәммәд һәм Раушания Абдуллиннар (сул якта һәм уртада)

“Раушан хезмәт иткән хәрби частькә аның исеме бирелде”

Интернетта Раушан турында язмаларны укып чыгарга булдым. Һәм, көтмәгәндә, бер постка юлыктым. Аның авторы – Краснодар крае “Лесная Сказка” хәрби шәһәрчеге яшәүчесе Рузанна Егоршева булып чыкты. Аның белән элемтәгә кереп, тулырак сораштым.

– Краснодар крае Горячий ключ шәһәренең “Лесная Сказка” хәрби шәһәрчегендә урнашкан 17 номерлы мәктәпкә Раушан Абдуллин исемен биргән көнне әле дә хәтерлим. 8 май иде ул. Күп кеше тантанада була алмаганга күрә, чараны күрәсе килде. Мин инстаграм битемнән туры эфир алып бардым.

Линейкада Раушан кичергән коточкыч хәлләр турында сөйләделәр, төрле кунаклар, Раушан белән бергә хезмәт иткән иптәшләре килде. Алар Раушанның батырлыгы турында бәйнә-бәйнә, бер горурлык белән сөйләп бирделәр.

Раушанның әнисе бик тә әйбәт хатын. Ул да истәлек тактасын ачканда безгә килгән иде. Гөлфрүз ханымны дусларча, якын кешебез кебек каршы алдык. Молодец ул.

“Төмән районындагы унбишенче мәчет – Раушан исеме белән аталды”

Юлымда очраган икенче кеше – Төмән шәһәреннән Таһир Габитов. Ул миңа Раушан белән бәйле тагын берничә фактны ачып бирде.

– Раушанны туган авылы Нариман зиратына мөселман йоласы буенча җирләделәр. Зиратка ир-атлар гына керде. Тезләргә басып догалар кылдылар. Аннан Раушанны кулларга тотып, җиргә төшерделәр.

Төмәннең өченче микрорайонында Раушан Абдуллин исемендәге урам 2013 елда барлыкка килде. Нариман авылындагы мәктәп бинасында герой-якташыбыз истәлегенә мемориаль такта куелды; 2011 елның 29 октябрендә Нариман авылында герой истәлегенә “Раушан” мәчете ачылды.

Мәчет төзелеше турында карар туганнары һәм якташлары тарафыннан 2009 елда кабул ителде. Төмән өлкәсе буенча диния нәзарәте башлыгы Фатих Гарифуллин катнашында үткән искә алу җыелышында хәзрәт барлык татар авыллары арасында (Төмән өлкәсе буенча) бары Нариман авылында гына мәчет төзелмәгәнен искә алды.

Мәчет төзелешендә катнашу югалтуны авыр кичергән солдатның әтисе Мөхәммәд әфәнде өчен бер юаныч булды. Ул өеннән иртә таңнан чыгып китә иде һәм көннәр дәвамында төзелештә эшләп йөрде. Гел Раушан турында уйлап-фикерләп йөрде. Мөхәммәд әфәндене бура янында күреп, авылдашлар да ярдәм итеште. Төп эшләр җәй айларында тәмам булды. Аннары төзелеш күпмедер вакытка финанс проблемалары буенча туктап калды.

Батыр хөрмәтенә мәчет Абдуллиннар йортыннан ерак түгел, агачлар утыртылган җирдә төзелде, Төмән районында ул унбишенче мәчет.

Төмәндә Раушан Абдуллин урамы

Эх бу сугыш дигәннәре. Күпме гомерне аерган да, күпме хатын-кыз, ир-ат, ата-ананы тол калдырган, якыннардан мәхрүм иткән. Бер кешенең дә үләсе килми, әмма яу кырында бары батырлар гына үлеп кала дигән сүз әле дә рас килә. Язманы татар шагыйре Роберт Миңнуллинның сүзләре белән төгәлләргә булдым:

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100