Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузинча көлчә – шоти-пури рецепты

news_top_970_100
Грузинча көлчә – шоти-пури рецепты
Фото: Freepik.com

Ипи грузинча «пури» дип атала. Ә «шоти» – формасы көймәгә охшаган көлчә. Ипи урынына шоти-пури пешерергә була. Грузин халкының милли камыр ризыгы рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Камыр өчен кирәк: 500 грамм он, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр, 360 миллилитр су, 4 аш кашыгы көнбагыш мае.

Он, чүпрә, тоз һәм шикәрне кушарга, шуңа аз-азлап су өстәп, камыр ясарга. Аннары, камыр кулга ябышмый башлаганчы, аз-азлап көнбагыш мае салырга. Камырны каплап, 1 сәгатькә җылы урынга кабартырга куярга.

Камырның күләме 2 тапкыр арткач, онда әвәләргә (нык итеп басарга кирәкми) һәм өчкә бүләргә. Һәр кисәкне шар кебек әвәләп, кабарсыннар өчен, тагын якынча 30 минутка читкә алып куярга.

Табага кулинария кәгазе җәяргә, он сибәргә. Шуның өстенә кабарган камыр кисәген куеп, кул белән тарткалый-тарткалый көймә рәвешенә китерергә һәм уртасында тишек ясарга.

Көлчәне газ мичендә 250 градуста 10-12 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100