Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грушалы манник рецепты

"Әлмәт таңнары" газетасыннан грушалы манник рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Грушалы манник рецепты

Камыр өчен: 1ст манный ярмасы, 1 ст он, 1 ст шикәр комы, 1 ст каймак, 125 г. май, 1 бал кашыгы сода, шикәр комы белән корица, грушалар. 

Пешерү тәртибе: Иң элек, каймакка манный ярмасын салып, 30 минутка калдырып торабыз. Ярты сәгать вакыт үткәч, калган ингредиентларны салып камыр басабыз. Барысы да яхшы буталсын өчен, миксер куллансагыз да ярый. 

Грушаны яхшылап юарга һәм кабыгыннан чистартырга һәм турарга. Табада майны эретәбез, май янына шикәр комы белән корица салабыз. Соңыннан грушаларны әлеге катнашмага салып җиңелчә генә пешереп алабыз. Грушаларны бутап торырга онытмагыз. Шулай итеп, безнең грушалар карамельләнә. Алдан җылытып алган табаны көнбагыш мае белән майлыйбыз. Камырның яртысын табага бушатабыз. Камыр өстенә грушаның яртысын тезәбез. Аннары икенче кат камыр һәм тагын бер кат груша салына.

Манник 180 градус кызулыкта 1 сәгатьләп пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100