Грушадан компот һәм кайнатма
Грушадан компот һәм кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Компот өчен грушаны юарга, урталай бүләргә һәм өстенә кайнап чыккан су салып 20 минут тотарга. Аннары ул суны янә кайнарга куярга.
Стериль 3 литрлы банкага үзегез теләгән күләмдә груша тутырырга, 200-250 грамм шикәр комы һәм бер чеметем лимон кислотасы салырга. Өстенә кайнап чыккан су коярга. Әзер компотны стериль капкачлар белән ябарга.
Кайнатма өчен: 1 кг груша, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон согы.
Кайнатма куе булсын өчен кайнап чыкканнан соң ун минут кайнатырга. Кыскасы, өчәр тапкыр ун минут кайнатырга кирәк.
"Су салмыйм, безнең груша сусыл. Озак кайнатсаң тәме бетә, чөнки төче җимеш. Шәп, тәмле чыга" - ди Тәския ханым.