news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грушадан компот һәм кайнатма

Грушадан компот һәм кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Грушадан компот һәм кайнатма
Компот өчен грушаны юарга, урталай бүләргә һәм өстенә кайнап чыккан су салып 20 минут тотарга. Аннары ул суны янә кайнарга куярга. 


Стериль 3 литрлы банкага үзегез теләгән күләмдә груша тутырырга, 200-250 грамм шикәр комы һәм бер чеметем лимон кислотасы салырга. Өстенә кайнап чыккан су коярга. Әзер компотны стериль капкачлар белән ябарга.

Грушадан кайнатма рецептын Минзәләдә яшәүе Тәскыя Вәгыйзова тәкъдим итә.

Кайнатма өчен: 1 кг груша, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон согы.

Кайнатма куе булсын өчен кайнап чыкканнан соң  ун минут кайнатырга. Кыскасы, өчәр тапкыр ун минут кайнатырга кирәк.

 
"Су салмыйм, безнең груша сусыл. Озак кайнатсаң  тәме бетә, чөнки төче җимеш. Шәп, тәмле чыга" - ди Тәския ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар