news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грушалы-сырлы пирог рецепты

news_top
Грушалы-сырлы пирог рецепты
Фото: Видеодан скриншот

Блогер Илүзә Галиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәмле рецептлары белән бүлешеп тора. Менә тиз генә әзерләнә торган грушалы-сырлы пирог рецепты.

  • Ингредиентлар: катлы камыр (кибеттә сатыла), камамбер сыры, груша, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы сөт, бал, әстерхан чикләвеге.

Камырны сак кына җәяргә, пергамент кәгазьгә аз гына он сибәргә һәм камырны куярга. Камыр кырыйларына пычак белән эз ясап чыгарга.

Аннары грушаны һәм сырны телемләп турарга да, чиратлаштырып, камыр өстенә тезеп чыгарга. Пирогның камырын һәм эчлеген йомырка белән «майларга».

190 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерергә.

Әзер пирог өстенә бал агызырга һәм вакланган, табада «уятып» алынган чикләвек сибәргә.

Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар