Пирог өчен ингредиентлар: 3 груша, 200 грамм рикотта сыры, катлы камыр, шикәр комы яки бал.
Әзер катлы камырны җәябез. Өстенә рикоттаны тигезләп җәябез. Грушаны телемләп кисәбез, аны рикотта сыры өстенә матурлап тезәбез һәм шикәр сибәбез. Шикәр урынына бал да кулланырга була. Шулай ук чикләвек тә сибәргә мөмкин.
Алдан 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20-25 минут пешерәбез.