Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грушадан компот, кайнатма, пирог рецепты

news_top_970_100
Грушадан компот, кайнатма, пирог рецепты
Гөлүзә Василова

Бакчадан соң өлгерә торган көзге алмаларны һәм грушаны да җыеп алыр вакыт җитте. Грушадан берничә рецепт тәкъдим итәм.

Грушадан кайнатма өчен 4 кг груша, 2 кг шикәр комы, 300 г лимон, 10-20 канәфер кирәк.

Бу кайнатма өчен катырак сорт груша яхшы булачак. Грушаны зур кисәкләргә кисәргә, лимонны түгәрәкләп кискәч дүрт өлешкә бүләргә.

Кәстрүльгә груша, шикәр комы һәм лимонны чиратлап салырга. Лимон груша каралмасын һәм таралмасын өчен кирәк, шулай ук кайнатма шикәрләнмәсен өчен дә салына.

Иң өске өлешкә шикәр комы салырга һәм төнгә калдырырга.

Иртән яхшылап болгатырга, 6-8 минут кайнатырга, аннары тулысынча суынып беткәнен көтәргә. Бу процедураны 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.

Соңгы тапкыр кайнатканда канәфер салырга, стерильләштерелгән банкаларга тутырганда һәрберсенә 1-2 канәфер дә салырга.

Канәфер кайнатмага үзенчәлекле тәм бирә, шулай ук дарчин (корица), хуш исле борыч, имбир һәм ванилин да салырга мөмкин.

Грушадан компот ясау өчен грушаның башларын кисәргә, чәнечке белән тишкәләп чыгарга. Стерильләштерелгән 3 литрның яртыдан күбесен груша белән тутырырга һәм кайнар су салырга. 30 минут узгач суын кәстрүльгә бушатып яңадан кайнатып чыгарырга. Икенче тапкыр кайнатканда бер банкага 200 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, берничә яфрак бөтнек салырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.

Грушалы шоколадлы пирог өчен: 200 грамм груша, 80 грамм он, 1 аш кашыгы какао, 2 йомырка, 80 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы ванилин, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 1/3 бал кашыгы дарчин (корица).

Йомырканы ванилин, шикәр комы салып күпертергә һәм башка ингредиентларны да салып камыр ясарга.

Табаны майларга, камырны салырга һәм телемләп туралган грушаны камырга йомшак ягы белән батырып чыгарга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100