Грипптан саклану ысуллары
Табиблар фаразлары буенча, Татарстанда ел ахырында балалар һәм олылар арасында грипп авыруы артачак. «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева вирустан саклану ысуллары турында сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләренә караганда, бүген гриппны кисәтүнең вакцинациядән дә яхшырак ысулы юк.
Шулай да вакытында прививка ясатырга өлгермәгәнсез икән, кайбер киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә кирәк. Алар грипп яки башка кискен респиратор вирус инфекцияләрен йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.
1. Халык күп җыела торган урыннарда озак йөрергә ярамый
«Алда Яңа ел бәйрәмнәре, бөтен кеше бүләкләр ала, күңел ачу чараларында катнаша, шуңа күрә мондый җирләрдән йөрүдән тулысынча диярлек баш тартып булмый. Әмма, шундый киңәш: кеше күп җыела торган урыннарда йөрү вакытын киметегез. Бигрәк тә сәүдә-күңел ачу үзәкләренең балалар мәйданчыгында балаларны озак йөртергә ярамый. Балалар — бик нәзберек. Өлкән яшьтәге кешеләргә дә кагыла бу. Шуңа да өлкәннәр һәм балалар сәүдә үзәкләрендә 1,5-2 сәгатьтән дә артык йөрмәскә тиеш», — дип киңәш итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева.
2. Хроник авырулар булганда җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк
«Әгәр карт кешеләр хроник авырулардан, мәсәлән, шикәр чире, хроник обструктив үпкә авыруы, бронхиаль астма, онкологиядән интегә икән, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк. Авырлы хатын-кызларга да шуны ук киңәш итәм. Шушы ике төркем вируслар һәм инфекцияләргә аеруча сизгер. Җәмәгать урыннарында медицина битлеге киеп йөргән кешеләр хәзер сәер тоелмый, халык моңа ияләште инде», — диде табиб.
3. Салкын тигән кешеләр белән элемтәләрдән сакланырга кирәк
«Салкын тию билгеләре булган кешеләр белән якын аралашудан сакланып торырга кирәк. Әгәр яныгызда кем дә булса төчкерә, йөткерә, борын сеңгерә икән, аның яныннан читкәрәк китү хәерле. Шулай ук салкын тиеп авырган кешеләр янында, җәмәгать урыннарында йөргәннән соң бит-кулларны юу мөһим», — диде табиб.
4. Борынны юдырырга кирәк
«Юынганда борын эчен дә юдырып алырга кирәк. Хәзер даруханәләрдә борынны профилактик юдыру өчен сыеклыклар шактый күп, аларны да кулланырга була.
Җәмәгать урыннарында булганнан соң да, борыныгызны юдырыгыз», — диде Диана Габделганиева.
5. Бүлмәне җилләтегез һәм дымландырыгыз
«Офисны, бүлмәне һәм үзегез еш була торган урыннарны җилләтегез. Бүлмәне җилләтү генә түгел, һавасын дымландырырга да кирәк.
Махсус һаваны дымландыра торган көнкүреш җайланмалары да сатыла. Моның өчен җылылык батареясы өстенә су салынган савыт та куярга, яисә гөлләргә суны ешрак сибәргә була. Бүлмәдәге һава дымлы булсын өчен өйне дымлы чүпрәк белән дә ешрак җыештырырга кирәк», — диде терапевт.
6. С витаминын күбрәк кулланырга кирәк, тик дару рәвешендә түгел
«Мөмкин кадәр күбрәк С витамины кулланырга кирәк. Моның өчен нарат җиләге, мүк җиләге, лимон, гөлҗимеш ашарга кирәк.
Профилактика өчен С витамины кергән махсус препаратлар кулланырга киңәш ителми. Чөнки эри торган даруларның һәм С витаминының бик күп тискәре күрсәтмәләре бар. Язва, ашказаны һәм үңәч авырулары булганнарда бу препаратлар дискомфорт барлыкка китерергә, ә кайвакытта авыруны кискенләштерергә мөмкин», — диде табиб.
7. Тиешенчә ашарга һәм йокларга онытмагыз
«Йокылары туймый, начар ашый торган һәм стресста йөргән кешеләрне вируслар «ярата». Әлбәттә, күпчелек кешенең буш вакыты аз — эшлиләр, институтта, университетта, мәктәпләрдә укыйлар.
Шулай да ялларны гаилә белән табигатьтә уздырырга тырышырга кирәк. Мәсәлән кинога барганчы, чаңгыда, тимераякта шуарга була. Эштән соң кичне яки ялларны балалар, гаилә белән урамда, саф һавада уздыру кулдан килмәслек эш түгел», — дип аңлатты Диана Габделганиева.