news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грипптан һәм ОРВИдан саклану өчен киңәшләр

news_top
Грипптан һәм ОРВИдан саклану өчен киңәшләр
Фото: «Татар-информ»

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Зинаида Труш грипптан һәм ОРВИдан саклану турында «Радио 1»га сөйләгән.

Ул билгеләп үткәнчә, грипптан саклануның иң яхшы чарасы — алдан прививка ясату. Шул ук вакытта, хәзер прививка ясатуның инде мәгънәсе юк, чөнки иммунитет формалашу өчен якынча дүрт атна вакыт кирәк. Прививка ясатырга өлгермәгәннәргә башка чараларга игътибар итәргә киңәш ителә:

  • Кулларны еш юу;
  • Бүлмәләрне җилләтү;
  • Кеше күп җыелган урыннарда битлек кию;
  • Дистанция саклау.

«Кулларыгызны ешрак юыгыз, кеше күп җыелган урыннарда медицина битлекләрен кулланыгыз, бик якын элемтәләрдән качыгыз һәм пычрак куллар белән борынга, күзләргә һәм авызга кагылмагыз… Төп кагыйдәләр — гигиена, дистанция, җилләтү, сәламәт йокы һәм туклану. Бу күпчелек респиратор авырулардан саклаячак», — дип белдерде табиб.

Авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән (ОРВИ вакытындагы кебек аз гына тән температурасы күтәрелү яисә грипп өчен хас булган кискен бизгәк тоту) — бик тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар