Ни өчен гриппны гадәти ОРВИ яки салкын тиюдән аера белергә кирәк? Беренчедән, грипп белән авыру күпкә авыррак, ә салкын тию һәм ОРВИ җиңелрәк уза. Бу авыруларның билгеләре охшаш булса да, «грипп» диагнозын вакытында кую бик мөһим: ул үпкә ялкынсынуы һәм менингит кебек җитди авыруларга китерергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Грипп аркасында хроник авырулар, мәсәлән, астма яки йөрәк ишемиясе көчәергә мөмкин. Ул йокымсыраган хәлдә булган авыруларны уятып җибәрә ала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен сезонлы авыру белән 1 миллиардка якын кеше авырый, шул исәптән 3-5 миллион тирәсе – авыр формада. Шул ук вакытта үлем белән тәмамланган очраклар 650 меңгә җитә.
Өстәвенә, грипп вируслары даими рәвештә мутацияли, һәм әлегә кадәр аны дәвалау өчен универсаль чара юк. Вирусларның антиген структурасы үзгәрү сәбәпле, кешенең иммун системасы аларны танып белә алмый.
Гриппка каршы яңа вакцинаның составы нинди булачагын хәл итү өчен, узган сезонда киң таралган штаммга анализ ясыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы елга 2 тапкыр актуаль сезонлы вакцина составы буенча киңәшләр бирә.
Авырганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә киңәш ителми һәм моның берничә сәбәбе бар:
- Ялгыш диагноз куелганда, дәвалау нәтиҗәсез генә түгел, зарарлы да булырга мөмкин.
- Үз-үзеңне дәвалаган вакытта дарулар дөрес сайланмаска, дозировкалар ялгыш исәпләнергә һәм бер-берсе белән ярашмаган дарулар кулланылырга мөмкин.
- Үз-үзеңне дәвалауның иң куркыныч якларының берсе – күпчелек даруларда булган өстәмә эффектлар.
- Вакытында дәвалап бетерелмәсә, тагын да катлаулырак авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Гриппны ОРВИ һәм салкын тиюнең башка төрләреннән аеру шактый кыен. Барлык бу авыруларның симптомнары шактый охшаш, һәм аны хәтта белгечләр дә җиңел генә аера алмый.
Грипп нәрсә ул
Грипп – ул шул ук ОРВИ, аны югары сулыш юлларын зарарлаучы грипп вирусы барлыкка китерә. Йогышлы булу сәбәпле, грипп эпидемияләр һәм хәтта пандемияләр китереп чыгара ала.
Башка респиратор инфекцияләр белән чагыштырганда, грипп еш кына авыр формада уза һәм өзлегүләргә: үпкә ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары системасы, баш мие һәм бөер авыруларына китерә ала.
«Синергия» университеты медицина факультетының хирургия авырулары кафедрасы укытучысы Фуад Сәйфуллаев әйтүенчә, грипп югары температурадан башлана.
«Бу – көчле салкын тию генә түгел, ә грипп вирусы китереп чыгара торган потенциаль куркыныч авыру. Ул югары температурадан (38,5-40°C) башлана, аны җиңел генә төшереп тә булмый. Көчле интоксикация: хәлсезлек, тән сызлау, баш авырту күзәтелә. Томау һәм йөткерү еш кына икенче планга чигенә», – ди ул.
Ә гадәти ОРВИ, акрынлап, томаудан һәм тамак авыртуыннан башлана, температура гадәттә түбәнрәк була.
Гриппны вакытында дәвалау мөһим. Вируска каршы препаратлар беренче 48 сәгатьтә генә нәтиҗәле, һәм аларны табиб билгеләргә тиеш. Ике инфекция өчен дә тынычлык, күп сыеклык эчү, температура югары булганда, аны төшерү мөһим.
Биш көннән артык 39 градустан югары температура торганда, сулыш алу кыенлашканда, тын кысылганда, күкрәк авыртканда, косу барлыкка килгәндә, фикерләр чуала башлаганда һәм, бер яхшырып алганнан соң, хәл тагын начарланганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.