news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грипп ияртмәс өчен нәрсә ашарга кирәк? Роспотребнадзордан яңа киңәшләр

Грипп ияртмәс өчен нәрсә ашарга кирәк? Роспотребнадзордан яңа киңәшләр

news_top
Грипп ияртмәс өчен нәрсә ашарга кирәк? Роспотребнадзордан яңа киңәшләр
Роспотребнадзор үзенең сайтында грипп һәм ОРВИ ияртмәс өчен нәрсә эшлисен аңлатып, киңәшләр урнаштырган. 

Авырмас өчен чыныгырга, эш һәм ял режимын сакларга, саф һавада еш булырга кирәк, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, туклануга аерым игътибар бирү сорала. Ведомство рационга А, С витаминнарына, цинк һәм кальцийга бай ризыклар кертергә киңәш итә - болар цитруслылар, киви, баллы борыч, сөт һәм әчетелгән сөт ризыклары, каты сырлар, пешкән балык, сыер ите, каймак белән кишер, йөзем һәм өрек.

Халык күп җыелган урыннарда маска кияргә киңәш ителә. Ведомство авыруның беренче билгеләре беленүгә табибка мөрәҗәгать итү кирәклеген искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар