Татарстанда сезонлы авырулар арасында грипп өлеше әлегә 5 процент кына тәшкил итә, башлыча риновирус күзәтелә. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонинага сылтама белән «Челнинские известия» яза.
«Көн саен без якынча 11 мең авыру очрагы теркибез. Башлыча риновирус тарала», – дигән ул.
Короновирус белән авыручылар саны түбән, атнасына уртача 40 очрак теркәлә һәм ул ОРВИ кебек үтә.
1 сентябрьдән башлап Татарстанның белем бирү оешмаларында иртәнге фильтрларда ОРВИ билгесе булган 1967 баланы дәресләргә кертмәгәннәр.