news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грильдә яки учакта пешкән яшелчәләр һәм гөмбә рецепты

news_top
Грильдә яки учакта пешкән яшелчәләр һәм гөмбә рецепты
Гөлүзә Василова

Көзге бакча муллыгын мөмкин кадәр кулланып калырга кирәк. Грильдә пешкән яшелчәләрнең файдалы үзлекләре сакланып кала. Тәлинкәдәге төрле төстәге яшелчәләр җәйге эсседә дә аппетитны кузгатачак.

Моның өчен ташкабак, баклажан, татлы борыч, суган, помидор, шампиньон гөмбәсен юарга, зур кисәкләргә турарга кирәк.

Маринад өчен: 1 бал кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 чәй кашыгы горчица, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Эш барышы:

Барлык ингредиентларны бер савытта болгатырга һәм шунда  яшелчәне, гөмбәне салып, 15-20 минутка калдырырга.

Аннары яшелчәне һәм гөмбәне грильдә яки учакта ике ягын да кыздырып алырга.

Тәмле булсын!
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар