Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грильдә пешкән яшелчәләр

Грильдә пешкән яшелчәләр файдалы да һәм матур да ризык. Төрле төстәге яшелчәләр хәзер аппетитны кузгатачак.

news_top_970_100
Грильдә пешкән яшелчәләр

2 ташкабак, 4 бәрәңге, 1 суган, 4 кишер, 3 помидор, 1-2 татлы борыч, 200 грамм шампиньон гөмбәсе кирәк булачак.

 Маринад өчен: 3 тырнак сарымсак, 1 бәйләм петрушка, 0,5 бал кашыгы тоз, 100 мл үсемлек мае, чама белән кара борыч.

Яшелчәләрне эре итеп турарга. Бәрәңге белән кишерне  5 минут суда кайнатып алырга, суытырга, турарга. Гөмбәләрне уртага бүләргә.

Сарымсак, бер бәйләм петрушканы вакларга, тоз, борыч, зәйтүн мае салып болгатырга һәм яшелчәләр өстенә салырга, 6 сәгатькә маринадланырга калдырырга. Аннары мичтәге грильдә әзер булганчы пешерергә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100