Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гриф Хәйруллин: «Без нихәтле халыкны үрчетәбез, үстерәбез, шуның белән мактанабыз да»

Алматы өлкә татар һәм башкорт җәмгыяте рәисе Гриф Хәйруллин Милләт Җыенында татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
Гриф Хәйруллин: «Без нихәтле халыкны үрчетәбез, үстерәбез, шуның белән мактанабыз да»
Салават Камалетдинов

Кадерле милләттәшләр! Казахстанда 200 меңнән артык татар яши. Һәрбер өлкәдә, һәрбер олы шәһәрдә татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре эшләп тора. Аларның эшләрен Казахстан татарлар һәм башкортлары конгрессы дигән оешма берләштерә. Оешманың рәисе Тәүфыйк Кәримов — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының әгъзасы һәм Казахстан халкы ассамблеясы советының әгъзасы, бу да безгә ярдәм итә.

Татарстанга килсәк, Татарстанның Президенты үзебезнең президент, Рөстәм Нургали улы һәм беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы. Без аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп торабыз. Бөтендөнья татар конгрессы безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, шәхсән Васил Габделгаяз улы, шәхсән Данис Фәнис улы, шәхсән Ленария Риф кызы, без аларга да рәхмәтле.

Безнең эшебез милләтебезне саклау, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә дәвам итә. Эшебез турында күп сөйләргә булыр иде.

Ләкин мин сезнең алдыгызга чыгудан файдаланып, милләтебезгә карата кайбер мәсьәләләргә карата үземнең фикерне әйтәсем килә.

Милли стратегия кабул ителде, планнар ачылды, максатыбыз билгеле, бердәм халкыбызны сакларга, үстерергә. Шул безнең юлыбыз. Ләкин шул юлда байтак киртәләр бар һәм шул киртәләрнең байтагы безнең үзебезгә бәйләнгән. Шул үзебезгә бәйләнгәне турында әйтәсем килә.

Беренче чиратта безне борчый торган мәсьәлә — халкыбызның саны. 20 нче гасырның эчендә генә дә күпме халык үзенең саны белән безне куып та җитте, узып та китте. Ә без нигә соң һаман 5,6, 7 млн тирәсендә тапталабыз? Сәбәбе нидә? Нигә шуны эзләмибез дә, нигә шул сәбәпне үзебездән табып, шуны бетермибез?

Әллә кайвакытта үземнең шул картлыгым беләнме уйлап куям, безнең бу татарлар җенси мәсьәләләрне, интим мәсьәләсен ташлап куйдылар микән дисәм… Яшьләр вакыты җитсә гаилә кора башлый, кайберләре вакыты җиткәнен дә көтеп тормый гаиләсен кора. Ләкин татарларның яртысы катнаш гаилә кора. Анысы да ярый инде, мәхәббәт мәхәббәт инде ул. Аннары читтәге татарларга үз милләтеңнән пар табу кыенрак. Әмма карагыз әле, татар шыгрым тулы шушы Татарстанда, татар шыгрым тулы шушы Башкортстанда шул ук хәл. Нигә бу үзебезгә бәйле икән ләбаса! Шул катнаш гаиләләрдә бала туса, әнисе татар булса да, әтисе татар булса да, нигә баласы татар түгел? Нигә аны татар дип язмыйлар, татар дип тәрбияләмиләр, татар ясамыйлар? Кем аңа гаепле? Кем тыя безгә? Аны беркем дә тыймаган.

Без нихәтле халыкны үрчетәбез, нихәтле халыкны үстерәбез… Әле шуның белән мактанабыз да.

Мактанырга яратабыз инде, әйтәсе дә юк.

Берәр халыкта зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, әй мактанабыз менә шунда татар каны бер икән дип. Ул безнең татармыни?! Ул бит башка халыкның баласы! Әле рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип ничә ел мактанып йөрдек, һаман мактанабыз. Бу мактанырлык нәрсәмени, җәмәгать?! Бу бит 500 кеше үзенең ыруы, үзенең нәселе белән, үзенең халкын ярлылатып, башка халыкка күченеп киткән, аның нәселләре руслашкан дигән сүз. Ул милләтен ташлап киткән. Мин нигә аның белән мактанырга тиеш?

Күрсәтегез миңа шундый 500 татар фамилиясен миңа — башка халыктан килеп кергәнен. Менә мин шунда мактана башлыйм. Шуннан мин аны студентларга да мактанып сөйләрмен.

Алар нәрсә белән мактана? Башка халыкларны үрчеткәне беләнме?

Казахларны, кыргызларны, үзбәкләрне, башкортларны әйтеп тә тормыйм, барысын да үстергәнем белән мактаныйммыни?!

Икенче безне борчыган нәрсә — халыкны бүлгәләү мәсьәләсе. Шуны әйтим, җәмәгать, исегезгә төшерим. Дөньяда 6-7 мең тел исәпләнә, шуларның яртысына киләчәктә югалу яный, югалачак алар. Без кайсы якта калабыз, югала торган телләр ягындамы, югалмый торган телләр ягындамы? Шул безнең үзебезгә бәйләнгән. Әгәр бүленәчәк, вак-вак кисәкләргә әйләнсәк, әнә президентыбыз әйткәндәй, сувенир халыклар берләшмәсе булабыз да һәрберсенең әкренләп эреп киткәнен көт тә тор. Бу табигый хәл — аз санлы халыклар бетә. Һәр ел 20 дән артык аз санлы халык бетә, үлә, аның милләте дә, теле дә, мәдәнияте дә бетә. Без шуңа омтылабызмыни соң?

Нигә соң яшь тикшеренүчеләребез, яшь галимнәребез шул күршедә генә торган ике авылны ала да, шуның аермалыкларын тикшерә?! Бу авылда болайрак сөйлиләр, бу авылда болайрак сөйлиләр икән, алар аерым икән дип шуның белән мактана, бөтен дөньяга шуны тарата. Без башта бу бит бербөтен татар халкының балалары дип башламыйбызмы? Бөтен халыкларда да диалектлар бар, бөтен халыкларның да таралганы бар, без инде монысы — себер татары, монысы — әстерхан татары, монысы — Башкортстан татары, Казахстан татары… Без бербөтен татар түгелмени?! Нигә телевидениедә менә бу мишәр, бу керәшен дип башлана? Нигә «Бу — татар» дип башламыйлар?!

Әлбәттә татарның мишәре дә була, татарның керәшене дә була, типтәре дә бар. Әллә кайдан мишәрдән чыгып Казахстанда минем кебек яшәп калганнары да бар. Шуларның торганы җиренә күрә бүләбезмени инде хәзер. Без шулхәтле күп санлы халыкмени, бүлешик тә башкаларга бирикмени нде. Яшәргә теләмибезмени, җәмәгать?!

Нинди генә организмны алсаң да, нинди генә оешманы алсаң да, ул бит яшәр өчен тырыша. Нигә без шуңа тырышмыйбыз икән, нигә үзебез шуның сәбәпләрен эзләмибез?! Без аңламыйбызмени — «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип әйткән бит халык. Хәрәкәттә — бәрәкт, бердәмлектә — көч дигән. Без шул бердәм булганда гына, мондагы аз гына халык белән, бер өлеш халык булса, өч өлеше читтә яшәүче, шул читтә яшәүче халыклар бердәм булганда гына, барыбыз да «без — татар» дип торганда гына, шул татар халкы яшәячәк.

Мине бик кызыксындырганы — Казахстанның кайсыдыр бик атаклы, танылган галиме, әдибе Абай Кунанбаев булган, бездә аны Абай дип кенә йөртәләр. Ул бервакыт үзенең милләттәшләрен башка халыклардан өйрәнергә өндәгән. «Мин татарларга карыйм», дип язган ул. Алар бит авырлыкка да чыдый, солдат хезмәтенә дә түзә, динне дә тоталар, менә дигән итеп эшли дә беләләр, матур итеп ял итә дә беләләр, шулардан өйрәник, дип өндәгән үз халкын. Татардан өйрәник дип.

Бармы бүген шул Абайга охшаган, татар Абае — «Әй, җәмәгать, татарлар, башка халыклар барысы да берләшергә тырыша, берләшү юлларын эзли, без шулардан өйрәник берләшергә» дип әйткәннәре бармы? Күрсәтегез шул кешене, чал башымны иярмен.

Шушы вакытта тагын бер язучы искә төшә. Русның Лев Николавевич Толстой вакытында «Хаҗиморат» повестенең иң башында тигәнәккә сокланганын язган. «Никадәр егәр бар бу үләндә, никадәр яшәү көче бар, бөтен нәрсәне җиңгән кеше, миллионлаган үсемлекләрне кырып ташлаган, ә бу һаман яши», дигән. Һәм шунда ук шул тигәнәкнең исемен дә китергән. Бу тигәнәк «татарник» һәм «татарин» дип аталган икән. Халкыбызның үҗәт икәнен, үз урынында нык тора икәнен, тотрыклы икәнен шул вакытта аңлаганнар икән бит. Русның бөек язучысы да аңлаган. Без хәзер шуны аңлый алабызмы?!

Русның тагын бер тикшеренүчесе Малов дигән кеше 20 гасырның башында бик ачынып шулай дип язган, менә шушы татарларны яулап алуыбызга 300 ел үтте инде, алар һаман урыслашмады, тагын 300 ел көтәбезмени инде дип. Без шуларга ярдәм итәргә тырышабызмы әллә? Көтмәсеннәр тагын 300 ел дип… Ассимиляциягә бирелеп юкка чыгарга телибезмени соң?

Мин, олы яшемә өметләнеп, сезнең алдыгызга чыгып, шушы сүзләрне җиткерәм. Татарда шундый мәкаль бар — «Дустым елатып әйтер, дошманым көлдереп әйтер», дигән. Кайбер сезгә ошамаган сүзләрем булса, гафу үтенәм. Мин аларны ачынганнан әйттем. Бер олыны, бер кечене тыңла, дигән татар. Һәрберебез дә олыны да, кечене дә тыңлап, шул җирдәге урыннарның шатлыгын искә алып, законнарга каршы килмичә ничек итеп берләшеп, бердәм халык булып яшәүне уйларга, үзебез хәл итәргә кирәк. Татар татар баласына гына газиздән дә газиз. Башка халыкка сувенир халык берләшмәсе булып калса — җитәрлек.

Хәйруллин Гриф Тимерзаһит улы Башкортстанның Дүртөйле районы Казаклар авылында туган. Педагогика фәннәре докторы, Халыкара информатизация академиясе академигы, шагыйрь. 1976 елдан Алматыда яши. Алмата Татар-башкорт өлкә җәмгыяте рәисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100